Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - страница 4

Шрифт
Интервал


Бердәм булмый ак hәм кара,
Көтүчегә – көтүләр…
Юләрлек ул, башка заттан,
Яхшы тормыш көтүләр…

Соң булмасын

Соңга калган сүзләр кемгә кирәк,
Вакыт үткән… сүзләр җавапсыз…
Кылынмыйча калган ният кебек,
Калачаклар алар, савапсыз…
Соңга калсаң, бары хәтерендә,
Үкенүләр кала яныңда…
Сүзләрнеңдә төрлеләре була,
Әйтеп булмый кайчак барында.
Хыялларың әйтелмичә калсын,
Планнарың бәлки бозылыр…
Кирәк сүзең әйтелмичә калып,
Үкенечтә вакыт узылыр…
Олы бурыч кебек рәхмәтлелек,
Шөкер итү җирдэ яшәүгә…
Бәя бирә алу кылганнарга,
Бик кирәкле сыйфат яшәүдә.
Үткән гомер тере диплом кебек,
Төрле эшкә, төрле гамәлгә…
Сынауларын әле үтәсе бар…
Яклыйсы бар, аны әдәмгә…

Ни булды

Ни булды гади халыкка,
Сорыймда, әйтимдә әле…
Дәүләтнең терәгы булган,
Хәзерге ятимнәре…
Кая китеп, кем булдылар,
Ул вакыт хәкимнәре…
Буш сүз булган барысыда,
Халыкны алдадылар…
Коммунизмга чакырып,
Үзләре бармадылар…
Бөтен байлыкны алдылар,
Югалып калмадылар.
«Череп барган» капиталист,
Җыеп алды себереп…
Себерелә алмаганы,
Йөри эчеп сүгенеп…
Капиталистка тырышып,
Хезмәт итеп җигелеп.
Директорлар, почмак саен,
Генераллар меңләгән,
Илдә шоферлар калмады,
«Иномарка» күрмәгән.
Кемнәр генә кала микән
Чит илләргә йөрмәгән…
Кибетләрдә чиратлар юк,
«Камин» хәзер мичләре…

Юлдан йөрик

Иман юлы дибез таба алсак,

Аллаhыга алып барганны…

Аңлап нигъмәтләрнең каянлыгын,

Тыелганнан тыела алганны.


Ике якка бергә барып булмый,

Хак юнәлеш булла – кыйбыла.

Ярамаган азык ризык түгел,

Ярый диелгәне сый була…


Җомга көнебезне көтеп алсак,

Шифа алыр безнең күңелләр.

Бәйрәм белән дия алуыбыз…

Әгәр чыкса күңел түреннән.


Дога сүзен әгәр аңлый алып,

Ихлас булып әгәр сорасак…

Иман юлы бик күбебез өчен,

Һәрвакытта ачык булачак.

Ярдәм итүче бар hәрвакытта,
Җирдә hәркем күрә башласа.
Әдәм балаларын ни көтә соң,
Ярдәменнән әгәр ташласа?

Югалту чоры

Югалтулар чоры килде бугай,
Бүген юллар шунда баралар.
Тайгак юлга җиңел керүләрне,
Аңлый алмый гына калалар.
Югалуга дучар изге булган,
Гореф гадәт, үткән буыннар…
Бер буында шулай югалырмы,
Саклап килгән гасыр буеннан…
Байлык сүзе бары әйбер өчен,
Күңел өчен артык… кирәкми.
Вакыт җитми хәзер анысына,
Күңелләргә берни эләкми…
Кемнәр әле яшәп туя алды,
Шактый гына мая җыепта…
Тынычлану тими ул юлларда,
Тере чакта hәйкәл куепта…
Тереләрнең зыяраты кебек,
Паркларда шикле таш сыннар.
Капка төбе саен әллә hәркем,
Үз hәйкәлен микән… ачсыннар…
Күгәрченнәр генә якын итәр,