Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - страница 3

Шрифт
Интервал


Җаваплар юк-алар булмасларда…
Язмыш чөнки безгә билгесез.
Юллар туры гына булганда да,
Күрми калмыйк «тыю» билгесен.
Дөнья камил итеп яратылган,
Бары кирәк аңлый алырга…
Юлсыз җирдә юллар эзләмичә
Булганынан кирәк барырга.

Соң түгел…

Соң түгелдер, изге ниятләргә,

Алда әле килер көннәрең…

Ул көннәрең әле уйлар өчен,

Күңелеңне бүген телгәнен..:

Дога итеп бөтен белгәнең…


Вакыт бит ул безне гел чикләми,

Кала вакыт савап – гамәлгә.

Соңгы көндә кыла алганыда,

Савап була алыр әдәмгә…

Ихласлыкта кылсаң әгәрдә.


Тыңлаганда тәүге вәзазьләрне,

Иман килеп… бассаң намазга.

Соң түгелдер, алгы көннәреңдә

Колак сала алсаң азанга…


Чәчләреңә инде чал керсәдә,

Күзләр инде шикле күргәндә…

Соң булалмый әле берәүгәдә,

Мөмкинлекне Аллаh биргәндә.

Дөрес юллар сиңа килгәндә.


Күңелләргә яңа сулыш кебек,

Иман нуры безгә төшкәндә.

Соң була ала… җитә вакыт…

Соңгы йотым суны эчкәндә,

Кереп китеп соңгы кичләргә…

Өлкән булу

Кыенсынып бераз читләшәләр,
Картайганны кайчак өлкән дип,
Үтеләсе гомер юлларының,
Авыр юлын инде үткән дип.
Картайганчы яшәү үзе нигъмәт,
Өлкән булу үзе дәрәҗә…
Бу вакытта инде башкаларга,
Була алып тере шәҗәрә…
Яхшы әле була хәтерләр,
Үткәннәрне бераз сөйләргә…
Бергә җыелганда күмәкләшеп,
Кушылганда моңлы көйләргә…
Картлык белән бергә акыл килә,
Башкаларга «сата» алырлык…
Җитешмәгән, эшли алмаганны,
Ялгышларны күреп калырлык…
Яшьлек белән картлык алышына
Күк күкерәп килгән шикеле…
…Килгәнедә, бары күренмәгән,
Күптән бергә икән бит инде…

Без бүген

Бәхетле бул, дибез ихластанмы,
Әллә матур сүзләр булганга…
Җылы теләк белән кемнәргәдер,
Эчке дөньяң синең тулганда…
Кем аңлата нинди булганлыгын,
Кайда булганлыгын бәхетнең…
Мизгелләре генә түгел микән,
Туеп торган чагы нәфеснең…
Нәфес туя алу бәхетме соң,
Шуның өчен гомер узамы…
Озата бара, бәхет эзләгәнне,
Үткән юлның, бетмәс тузаны.
Бәхет белән кайгы алар килә…
Көтмәгәндә… уйламаганда…
Язмыш юлларында очрыйлар,
Язмыш белән уйнамаганда…
Әфәт килер юлда булмаганда…
Бәхет килер, юлдан барганда…
Кешене hич бәхете тапмый калмас,
Кеше булып җирдә калганда.

Без бүген…

Ач күзеңне дөнья бу,

Карап яшә фикерлә…

Үз фикереңне таба бел,

Иярми чит фикергә…

Күргәнеңне аңлыйда бел,
Кая таба барабыз…
Комсызларны мактап яшәп,
Үзебез ач калабыз…
Ялагайлар армиясе,
Зураяда зурая.
Ялап яшәүчегә карап,
Ялатучы елмая…
«Бердәм"булып алга диләр,
Ә халыкны талайлар…
Табынырга җирдә җитә,
Тимер hәм кар бабайлар…