Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - страница 5

Шрифт
Интервал


Куып торучылар бармаса…
Савап эшләр, бары кыла алып,
Күңелләргә кереп калмаса…

Яңа көн

Яңа көндә күпме яңалык бар,
Ниләр көтеп була hәр көндә…
Яңа көннең яңа минутлары,
Язмыш дәвамнары hәр кемгә.
Көткән белән булган гел бергә.
Бәлки бүген көтә зур үзгәреш,
Зур борылышлар да якындыр.
Ул вакытны файдалана белу,
Бездә кирәк әйбер акылдыр.
Алда юллар, әле такырдыр.
Мизгелләре үтә сизелмичә,
Шул мизгельдәй үтә еллары…
Мөмкинлекләр килә китә тора,
Гамәлләрнең кала кылганы.
Язмышларда насыйп булганы.
Яңа көннәр – яңа мөмкинлекләр,
Шуңа таңнар көтеп алына…
Син таңнарда кая юл тотасың,
Юллар бүген шунда барыла.
Үткәннәре артта калына.
Яңа көннәр, алар яңа юллар,
Я булмаса юллар дәвамы…
Үтә алсак аңлап ул юлларны,
Булмый калмас безгә савабы.
Гамәлләребезгә җавабы…

Ышаныч булсын

Атылмаган таңнар кала икән…
Серләр мәңге калыр сакланып.
Язмыш юлы алга – артка йөрми,
Китә алмый кире башланып…
Атылмаган таңнар кала икән…
Күпме җырлар калыр язылмый.
Моңлы тавыш әгәр ишетелсә,
Хисләр инде башка кабынмый…
Таңнар кала икән, ата алмый,
Кабынмыйча кала, хыяллар.
Киләчәкне уйлау була алмый,
Бер үк төскә барысы буялган.
Таңнар атмый кала hәркемгә дә,
Кемгә кайчан, вакыт хикмәте…
Юлга җыенасы онытыла,
Кирәк булмый юлчы бишмәте.
Таңнар атмаулары мөмкин икән,
Озак итмә йоклап ятуны…
Ышанычың булсын Раббыңа,
Каршыларга таңнар атуны…

Туган тел

Без бәйрәмнәр сөябез шул,
Яратабыз маскарад…
Күрмәгәннең күрәсе килә,
Барда йөри маскадан.
Җәвидләр hәм яшкалар.
Телләр елы, туган телләр,
Шулай атала бу ел…
Бетә башлауга охшаган,
Башкача аңлау кыен.
Үткән ел булган уен.
Маскарадка охшаган шул,
Тел турында бәйрәмнәр.
Туган телдәге язулар.
«Бердәм» телгә әйләнгән.
Кушылган… өйрәнгәннәр.
Туган телне онытмагыз,
Бар бит сезнең мәчетләр.
Дәүләткә файда юк ди,
(Мәктәп ясыйк мәчеттән.)
Белем дигән, кәсептән.
Мондый хәлләр булды инде,
Вакытлар күп үтмәде…
Ахыры сабак булмады.
Тарихларның үткәне.
Башка сугып киткәне.

Нигә

Әрвахларны кайчак без үз ара,
Очрашканда сөйләп алабыз.
Елына бер җыелып дога кылу,
Ул гадәтне онытып барабыз…
Сагынып искә алулар, ул була,
Сагынулар бит дога түгелләр…
Алар бездән дога көтәр дигән,
Тынычланыр өчен күңелләр…
Елга бер кат, бары бер кат кына,
Авыр мени искә алулар…
Ерак түгел җирдә… берәүгә дә,
Шундый вакытларда калулар.
Кая китә хөрмәт, әдәп хисе,
Туганлыкның кая хисләре…
Кылган зшләр кая, алар өчен,
Иман дигән әйбер ни эшләде…