Язмышым нуры. Иман Юлы - страница 2

Шрифт
Интервал


Аннан вакытлар узып, Кәгъбәтуллаһның диварлары какшый башлый. Габдулла ибне Зүбәер атлы сәхабә аны янәдән төзетә. Габделмәлик ибне Ән Мәрван дигән хәлифә соңгы мәртәбә Кәгъбәтуллаһны яңартып куя. Бүгенге көндә дә шул Кәгъбә тора әле. Биредә шунысын ачыклап үтү кирәктер: Кәгъбәтуллаһның асылдагы нигезе Адәм галәйһиссәләм заманыннан ук килә, сүз бара аның искергән-тузган саен диварларын яңартып салу турында.

Кайберәүләр Кәгъбәтуллаһ белән аның янындагы мәчетне бутыйлар. Чынлыкта Кәгъбәтуллаһ янында беренче мәчетне Гомәр ибне Хәттаб төзетә, аңынчы Кәгъбәтуллаһ тирәсе койма белән уратып алынган була. Хаҗ кылучылар күбәйгәч, халык бу урынга гына сыймый башлый һәм Гомәр (р.г.) шунда якын яшәүче кешеләрдән йортларын сатып алып, Кәгъбәтуллаһ ишегалдын киңәйтә. Госман бин Гаффан хәлифәлек иткәндә Хаҗ кылучылар тагы да күбәя һәм ул да мәсьәләне Гомәр (р.г.) шикелле хәл итә. Аның артыннан Габдулла ибне Зүбәер, соңыннан Габделмәлик ибне Ән Мәрван шулай ук эшлиләр. Моннан 30—40 еллар элек мәчет соңгы тапкыр киңәйтеп төзелде. Кәгъбәтуллаһ – мөселманнарны гына түгел, бөтен халыкны һидәяткә илтүче мәркәз.

Шушы изге йортыбызга ел саен миллионлаган мөселман Хаҗ кылырга килә. Рәсүлебез (с.г.в.) безгә: «Хаҗ кылу – фарыз», – дип әйтеп калдырды. Сәхабәләрнең берсе: «Ел саенмы?» – дип сорады. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа: «Гомерегезгә бер мәртәбә, – дип җавап бирде, – калганнары нәфел була». Ягъни үз гомерегездә 50 мәртәбә Хаҗ кылсагыз да, шуның бары берсе фарыз булып язылыр. Хаҗ кылуның вакыты – адәм баласы балигъ булганнан алып үлгәнчегә кадәр. Рәсүлебез (с.г.в.) соңгы Хаҗны һиҗрәнең 10 нчы елында кылды. Аңа ияреп 100 мең кеше, 450 чакрым араны узып, Мәккә шәһәренә барды, Гәрафәт тавында Пәйгамбәребез (с.г.в.) соңгы хөтбәсен сөйләде..



Шул вакыт Рәсүлебезгә (с.г.в.) «Маидә» сүрәсенең 3 нче аяте иңде: «…Бүген сезнең динегезне мөкәммәл иттем, сезгә дигән нигъмәтемне тәмам иттем вә сезнең өчен әзерләнгән Ислам динен хуп күрдем…» Гәрафәт тавындагы бөтен кеше шатлана, бер Гомәр (р.г.) елый! Рәсүлебез (с.г.в.) аннан: «Ник елыйсың?» – дип сорый. Гомәр (р.г.) җавап бирә: «Йә, Рәсүлүлла, һәрнәрсә үсә камилләшкәнчегә хәтле, камил булгач, ул кими башлый. «Дөрес әйттең», – ди шулчакта Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Сахәбә Гомәрдә (р.г.) Аллаһтан бирелгән алдан күрү сәләте бар иде, ул тормышка аек акыл белән карады, аек фикер йөртте, бүгенге көн белән генә түгел, алга карап эш итә белде. Шуңа күрә аны Рәсүлебез (с.г.в.) сүзләре аеруча тетрәндерә һәм юкка түгел: Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң ук, әле җәсәде җиргә иңдерелгәнче, мөселманнар арасында тавыш куба. Мәчет эчендә дә сабырсызлык, аңлашылмаучылыклар була. Хәзер дә динебезне камил дәрәҗәдә дип әйтеп булмый, кимчелекләр бар. Арабызда бердәмлек, татулык җитеп бетми, икейөзлеләнәбез, кайсыдыр «җылы» урынны бүлешә алмыйча дошманлашып бетәбез. Шушы гамәлләребез белән үзебез үк Кыямәт көнен якынайтабыз. Рәсүлебез (с.г.в.) аның билгеләрен күптәннән хәбәр итеп калдырды.