Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - страница 5

Шрифт
Интервал


Бетмәс кебек, беркайчанда,
Җирдә гомер сагышы.

Хәтер яңартам…

Авылыма кайттым әле менә,

Шигырь юлы килә язасы.

Әллә инде әhәм булып килә,

Әйтелмәгән сүзләр казасы.


Күңел дәфтәрләрен актарам да.

Төрле чаклар..начар-яхшысы,

Калганда бит булган хисләремне,

Дәфтәр битләренә язасы.


Язам әле-бәлки шулай язган,

Истә калган әйбер кадерле.

Үткән үткән инде. Саклансыннар

Туа торган хисләр хәзерге.


Аккан суга кире кереп булмый,

Хәтер йомгаклары саклана.

Хәтерне бит – олы байлык диләр,

Шуңа бу байлыкны ташлама.


Кичләр җитә, көннәр үтеп китә,

Таңнар ата иртән кабаттан.

Гoмер язы гына ике килми,

Таң шикелле булмый кабатлап.

Сабантуй шигыйрләрe

Сабантуе бара шагыйрләрнең,
Әллә ниндиләре бар хәзер.
Ярышалар алар үз аралаш,
Шигырь киңлекләре тар хәзер.
Искә алып гел яшь Тукайныда,
Күрсәтергә картырак булуын.
Шигырь сатып-нотыгында сөйли,
Халык өчен җырлар тууын.
Кайберләре сүзләргә дә хуҗа,
Мин әйткәнне син дус язма ди…
Акча бирми -җырны җырламагыз,
Башка шигырь сезгә язмам..ди.
Шагыйрләрнең Сабантуе бара,
Кемдер җиңә – кемдер җиңелә.
Батырлыкны даулый шагыйрь халкы,
Кара тирен сөртеп җиңенә..

Cөяләр

Халыкны сөяләр…
Туктауны белмиләр.
Бастырып сөяләр,
Яткырып сөяләр.
Ятырга-басырга карышсаң,
Билеңнән мәҗбүри бөгәләр.
Бу кыргый дөяләр,
Кайлардан килгәннәр…
Килә алмый бит алар,
Ерактан чүлләрдән…
Бу авыру көтүнең…
Булмыйк без коллары.
Кая соң халыкның…
Көрәшче уллары.
Табыла алырмы,
Котылу юллары…

Кайда син – балачак

Еллар үткән еллар узган инде,
Киткән үтеп – безнең балачак.
Язгы ташуларда Сөн буенда,
Акканына карап торган чак…
Кармак сабы өчен иң әйбәте,
Тал агачы булган икән ул.
Малай чакта көннәр буена,
Балыгы да капкан икән мул…
Ялан аяк килеш буа буып,
Көтә идек балык күренгәнен.
Кем хәтерли санап шул балыкны,
Яр буенда санап бүленгәнен…
Сөн буйлары гөрләп тора иде,
Рәхәтләнеп үстек уйнадык.
Әнкәйләрдә безне югалтканда,
Уйнаулардан бердә туймадык.

Бар ышаныч

Аллаһ боерса, дибез дә,
Аллаһ сакласын, дибез.
Беребезнең дә капкасын,
Кайгы какмасын, дибез.

Аллаһта бөтен ышаныч,

Аллаһта бөтен терәк.

Бернәрсәгә тиңләшәлми

Аллаһтагы кодрәт.


Аллаһ бирә дә, ала да,

Аллаһта бөтен тотка.

Аллаһ озата җәннәткә,

Йә җәһәннәмгә – утка.

Кайгырма ла

Җәйләр тагы үтеп китә инде,
Ерак калмый икән көзгә дә.
Көзләредә килер гөмер булгач,
Насыйп булмый калмас безгә дә.
Көз дигәчтә күңел өшеп китә,
Килер дә ул китмәс шикелле.
Бөтен дөнья туктап калыр төсле,