Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - страница 6

Шрифт
Интервал


Кышлар башка булмас бит инде.
Гoмер үтә диеп кайгырма ла,
Гoмер үтсә – гoмер иткәнсең
Язлар, җәйләр өчен Аллаhыга,
Барысы өчен шөкер итәсең.
Көз килә дип бары шатлан гына,
Туктамаган әле сәгатьләр.
Кемгә көзләр, кемгә язлар гына,
Кайгырырга юкла сәбәпләр.

Язмышың – китабың

Гомер юлы олы китап кебек,
Ул китапны үзең язасың.
Гамәл кылып, битләр өсти-өсти,
Мәңгелеккә юллар саласың.
Ялгышларны, сызып ташлап булмый,
Барсы исән, барсы саклана.
Кайбер бите шундый ямьсезләнә,
Бик тырышсаң гына пакьлана.
Дөнья кусаңда ул, китап язу,
Тормыш юлы – язмыш китабын.
Нинди гамәл кылу нисәбеннән,
Аллаh бирер безгә хисабын.
Без килгәнбез икән бу дөньяга,
Сыналырга, шөкер итәргә
Безгә кушылганча дөрес яшәп,
Кунак булып тыныч китәргә.
Кунагы без бары бу дөньяның,
Мәңгелеккә берәү кала алмый.
Чама белеп, тыйнак кына яшик,
Хуҗага каршы кунак бара алмый.

Кемгә дога кыласың

Ышанмыйча Аллаhыга,
Кемнән сорап була соң.
Ни йөз белән оялмыйчв,
Дога кылган буласың.
Санга сукмый, ишетмичә,
Кушканын, тыйганнарын.
Шөкерләр әйтми аласын,
Алдыңа куйганнарын…
Кая күңел дигәннәрең,
Аңлый, уйлый торганы.
Кешеләрдә генә акыл,
Гамәл кыла торганы…
Олы бүләк кебегерәк,
Догаларга җаваплар.
Гамәлләрен ниндиерәк,
Синнән нинди савап бар.
Сорамаган бала кебек,
Сизәсеңме үзеңне…
Догаларга сусау килеп,
Ачар бәлки күзеңне…

Татар җаны

Тирәндәрәк була тирәндәрәк,

Кыйммәтлерәк булган ул хисләр.

Көннәр узса олы хисләр белән,

Тынычырак үтә ала кичләр.


Татарлык ул исемнәрдәме соң,

Ата анадан безгә бирелгән.

Тирәндәме, ерак яшерелгән,

Буыннардан саклап киленгән.


Татарлык ул бутап булмый торган,

Аеырылып торган, тамгадыр.

Кирәк чакта, ул беленә ала,

Каныбызда безнең баргадыр.

Кирәк икән җырда әйтеп бирә,
Әйтер сүзләр җитә алмаса.
Татар җанын татар аңлый ала,
Аеырылып кына калмаса.
Татар барда хәтәр булуыда,
Асылында, бөтен хикмәте…
Эз калдырмый үзе артыннан,
Татар җаны җирдән китмәсе.

Озатулар

Озатулар гади генә кебек,

Кемдер китә, кемдер озата.

Югалтуга якын булганнарны,

Бик сирәкләр генә юата…


Озатулар кайгы булмасыннар,

Китмәсеннар, иде кайтмаска.

Яуга китү… армиягә түгел,

Кемдер китеп… башка кайтмаста…

Озатулар мәтәм булмасыннар,
Өмет белән калсын күңелләр.
Сабырлыгы кирәк барыбызга,
Шундыерак вакыт бүгеннәр…

Җитмеш еллар җиңү бәйрәмнәре,

Яу вакыты килә кабаттан.

Яңа яраланган язмыш юлын,

Яңа баштан кемнәр кабатлар.


Җирдә урын кысан булган кебек,

Файда эзли кеше, сугыштан.