Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - страница 4

Шрифт
Интервал


Кимсетүгә дучар булулар да,
Хокукларны бергә яклаулар.
Чиребездән, олы таркаулыктан,
Дәва табып аннан арыну.
Дулкыннарны бердәм тояр өчен,
Бер көймәдә бара алыну.
Бер дулкында, бердәм тибәр йөрәк,
Ерагаер, булган ялгышлар.
Сынауларда бергә була алсак,
Яфаламас ялгыз язмышлар.

Бер Ул хуҗа!

Иман белән яшәгәндә,
Җирдә татар әрәм булмас.
Татарларны яратмаган,
Бер генә дә әдәм булмас.
Дошманнарны чутламасак,
Ерак булсак, без алардан.
Аллаһыга сыенганда,
Чыкмасларда үз арадан.
Көтү булып яшәгәндә,
Табылмасмы көтүчеләр.
Бар көтүне сатып, яулап
Үзенеке итүчеләр.
Яратуны… аңламагач,
«Ай-лав-ю» лар онытылар.
Күктә хәзер таралучы,
«Син-кол-син"нәр болытыдыр.
«Мин-кул-шул"лар яңа буын,
Алыштырмас татарларны.
Иман көче җыя алсак,
Җиһан белер татар барны.
Аллаһ юлы җиһад булыр,
Кырашлары – утлар атар.
Утлы караш күреп дошман,
Егылырда, тормас, ятар.
Бер Ул хуҗа иманлыга,
Көтүчеләр, хуҗа түгел.
Кыйбласыз – без көтүдә,
Менә шундый «нуҗа» бүген.

Беренче класстан

Без бит әдәм балалары,
Әллә ниләр кайчак эшлибез.
Төрле ризыклар пешерәбез,
Ә үзебез һичтә «пешмибез».
«Беренчедә» генә калган кебек,
«Икенчегә», һаман күчмибез.
Хәрефләрне белеп бетереп,
Китаплардан белем эчмибез.
Укытучы сүзен, ишетмибез,
Өй эшләрен кайчан эшлибез.
Әлифбаны тотып карыйбыз да,
«Туган тел"гә һаман күчмибез.
Бер шигырь дә һаман ятламыйбыз
Гади мисал чишә алмыйбыз.
Каникулда үтә уку елы,
Мәктәпкә дип никтер бармыйбыз.
Укучылык – гыйлем алулар ул,
Яшь вакытның якты эзләре.
Дөньяның да бәракәтен тоеп,
Аның диңгезендә йөзгәне.
Без беренче класс балалары,
Якын итеп шундый ярлыкны.
Күчми калган укучылар кебек,
Гомерлеккә утырып калдыкмы.
Алга таба юллар ачыла бит,
Таүге адымнарны атлагач.
Кыен була алга баручыга,
Өмет гөле чәчәк атмагач.
Әнә кояш кабат күтәрелә,
Ә нурлары – безгә карашы.
Күтәрелеп карап, аңлыйсы да,
Яктылыкка таба барасы.

Бетмәс теләк

Теләк арты теләк туа,
Ник шулай тибә йөрәк.
Гомер юллары барыла,
Теләкләреңне сөйрәп.
Запас түгел, лапас түгел,
Кайдан, нигә ул теләк.
Алдавыч байлыклар кебек,
Бушый алмаслык келәт.
Бураннар да маяк түгел,
Юлларны куймый көрәп.
Чокыр казып, күмү өчен,
Әллә шундый бер көрәк.
Гөнаһ кебек, оят булып,
Күпмесен булмый сөйләп.
Моңнар, жырларга ошатып,
Уйланып, булмый көйләп.
Булган барсын күтәрергә,
Түзмәс кебек беләкләр.
Димәк шулай яратылган,
Яшәү өчен кирәкләр.
Теләк белән хыялларны,
Буташтырып куюмы.
Хыялларга күмә торган,