Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - страница 5

Шрифт
Интервал


Теләкләрдән туюмы.
Әллә гади бер сыналу,
Үлчәргә нәфесләрне.
Асылы булган – күңелне,
Күрергә, кәсепләрне.

Бисмилләһ

Күркәмлеге очырашулар өчен,
Беренче сүз, булса сәләмнәр.
Бисмилләһи – Аллаһ исеме белән,
Башланадыр, савап гамәлләр.
Беренче сүз фикереңнең башы,
Ә ниятең, аның эчендә.
Ихлас күңел була алу кирәк,
Сүзләреңне әйтер өчен дә.
Яхшы эшләр, яхшы кәеф белән,
Матурлый ул кеше арасын.
Күрсәткәндәй юлчы кузгалганда,
Кая таба юллар барасын.
Начар кәеф, холык, фигылләрең,
Онытылып торыр ул мизгель.
Җылы хисләр яшерелә алмый,
Кеше күңелләре бик сизгер.
Бисмилләһи – сүзнең кыйбласы,
Ниятләрнең изге татлысы.
Аллаһ ризалыгы өчен булган,
Гамәлләрнең бары яхшысы.

Бозык ризык

Мактанырга кирәк микән,
Кемнәргә, ниләр өчен.
Әллә ниләр майтарырга,
Җитә дип, минем көчем.
Начар яклар, берәр вакыт
Ошый микән кемгәдер.
Әй, алары баштан ашкан,
Кабатлана көндә дер.
Начарлыкны кыласың да,
Яхшы диеп, яклыйсың.
Начарлыкка начарлык дип,
Үз үзеңне аклыйсың.
Бозык ризык шикелле,
Табыннарга куйганда.
Юмартланып начар белән,
Ник алайса сыйларга.
Бер күңелдән барысы да,
Яхшысы, начарлыгы.
Шундый күңелләрдә була:
Кешеләр качарлыгы.

Болганчык еллар

Болганчык еллар заманы,
Үткәнсез, киләчәксез.
Ахыйрәтткә күчкәнче әллә,
Җаваплар бирәчәкбез.
Ялгышмадык, адаштык без,
Үз теләгебез белән.
Җәен, кышын, язын, көзен,
Гел теләп яшел үлән.
Әллә кемнәргә ышанып,
Атлам саен алданып.
Бәхетне тапмакчы булып,
Дошман-дуска ялланып.
Кыйбланы аңласак та,
Ул якка карамадык.
Саваплы диеп әйтерлек,
Бер эшкә ярамадык.
Болганчык суда балыкны,
Барыбер тота алмадык.
Су болганчык ә балыгы,
Булмаганын, аңладык.
Болганчык еллар, су кебек,
Исраф булган вакытлар.
Бер генә начар ягы бар,
Төзәтергә вакыт тар.

Бу ни була – Әәмин?

Ни аңлата мондый куллар…
Кемдер әйтә «амин» ди.
Кешеләр шулай куя бит,
Интернеттан карыйм ди.
Кемнәр шулай «гафу» сорый,
«Зинахар» дип ялварган.
«Дога» укый кемнәр шулай,
Андый булган җаннар бар.
«Дөрес» диеп дәлилләүне,
Кемдер шулай күрсәтә.
Ничә тапкыр кую белән,
Саннар белән үлчәтә.
«Йога да» ул кемнәр өчен,
Ялгыз, тыныч калганда.
«Бир бишне» дип шап иттереп,
Сәламләшеп алганда.
Беләбезме нигә шулай,
Тотабыз да «чәпәйбез.»
Асылларын аңлый алмый,
Һаман җирдә яшәйбез.

Галәмдә

Кая безнең урын бу галәмдә,

Җир үзе дә, тузан бөртеге.

Бер ноктасы күктә җемелдәүче,

Бер йолдызлы кояш төркеме.


Күккә карап ниләр күреп була,

Барысы да – йолдыз кешегә.