Эретерлеге бар, үтерере
Бер авыздан чыккан сүзләрнең.
Кушымта:
Авырлыклар килсә, башың имә,
Сынма, тырыш сабыр итәргә.
Иңне иңгә терәп, бергә-бергә
Барысын да була үтәргә.
Кулда байлык булса, дуслар бик күп,
Яуда дусның чыны сынала.
Ышанма син язгы калын бозга,
Томандагы матур сыннарга.
Синең өчен утка – суга керер
Яннарыңда булса хәләлең,
Абынган чагыңда егылмассың,
Мөшкел булмас һич тә хәлләрең.
Бергә булыйк
Миңа синсез, сиңа минсез булыр
Үтә алмас биек киртәләр.
Бергә булсак кына бәхет белән
Тулып туар яңа иртәләр.
Кушымта:
Уйламыйча әгәр үпкәләтсәм,
Җитмәсә әгәр сиңа назым,
Кичер мине, зинһар, чын күңелдән
Гафу ит берүк, сөйгән ярым.
Еллар буе күңелем түрендә
Дәрья булып сөю җыелган.
Синең ис(е)мең минең язмышыма
Кояш нуры булып уелган.
Бәхет бит ул якты бу доньяда
Парлы булып, сөеп яшәве.
Бәхет бит ул көн дә сөйгәнеңнең
Бер кочаклап назлап дәшүе
Бәхетле булыйк бүген
Еракка хыяллар корып,
Сизмибез көн үткәнен.
Вакыт безне аямыйча
Гомер җебен сүткәнен.
Сөйгән ярлардан сөелеп,
Татыйк балалар назын.
Шатланып каршылыйк һәрбер
Җәй-кышын, көзен, язын.
Кушымта:
Алдагыга өмет итеп
Тартмыйк тормышның йөген.
Һәр мизгел үзе кадерле-
Бәхетле булыйк бүген.
Байыйбыз дип мал җыябыз,
Көчне сарыф итәбез.
Бу дөньяга ничек килсәк,
Шулай ташлап китәбез.
Газиз туган җиркәем
Атлап түгел, очып кайтам
Туган як юлларыннан.
Әйтерсең дә, газиз әнкәм
Җитәкли кулларымнан.
Кушымта:
Туган ягым, туган йортым,
Газиз туган җиркәем,
Ераклардан әйдәп торган
Туган-үскән илкәем.
Таныш сукмак, таныш юллар
Туган йортка илтәләр.
Хәтирәләр җитез аттай
Чабып ерак китәләр.
Әнкәйнең карашы белән
Тәрәзәләр нур сибә.
Капканы киң итеп ачып
Каршыга әткәй килә.
Туган ягым, туган йортым,
Газиз туган җиркәем,
Ераклардан әйдәп торган
Туган- үскән илкәем.
Гомер бит ул бер генә
Күзләреңдә уйный ят очкыннар,
Дисең дә, юкка көнләшәсең.
Гашыйк булдым кинәт, бар дөньяга
Килә тик шатлык өләшәсем.
Ходай биргән дөнья нинди матур!
Кадерләрен аның бел генә!
Гашыйк булып яшим тормышыма:
Гомер бит ул бары бер генә!
Елмаясың бер сәбәпсез дисең,
Йөрәгеңдә әллә кемдер бар?
Ә йөрәгем коча бар галәмне
Күкрәгемдә аңа урын тар!
Мин гашыйкмын аяз алсу таңга,
Күкрәп, яшенләп яңгыр яуганга.
Чатнап торган кышкы айлы кичкә,
Алтын көзгә, яшел язларга.
Дуслык
Дөньяда юк матур(ы)рак
Һәм көчлерәк сүзләр.
“Дуслык” дисәк, янып китә
Өметлерәк күзләр.
Дуслык дигән матур сүздә
Ышанычлык яши.