– Марат, кайларда йөрисең?!
Телефоннарың сүнгән!
Моргларда сине эзлисең!
Бәлки, син кая үлгән!
– Аладалама, Алевтина…
Син мине эзләмәдең.
Карап яттың матур кино
Һәм хәлемне белмәдең.
– Ярар, теләсәң нишлә:
Син хуҗа, синең бакча.
Иртәгә кичке бишкә
Маникюрга бир акча;
Картам төгәл калды буш:
Или син миңа не муж?
– Кая китим инде синнән?…
Ярар, “Ак барс”ка салам.
– Салма гына тагын тиннәр!
Әле “Кольцо”га барам…
IX
Алевтина кырык биштә
Әле яшь кызлар сыман;
Йөрми инде күптән эшкә,
Үзен яхшы саклаган.
Ак чәчләре дә күренми,
Биле дә усак кебек.
Бассейнда йөзә иренми,
Зәңгәр күз, кара керфек.
Ләкин ун еллар элек
Ул бүтән хәлдә булган:
Ялгыз хатын диярлек,
Кибеттә җимеш саткан.
Вакыттан-вакыт Марат
Кибеткә кереп йөргән,
Шунда әйберләр карап
Беренче тапкыр күргән.
Еш очыраткан юлда
Баласы белән эштән соң
Габишев урамында
Марат аларны шуннан соң;
Бервакыт яңгыр астында
Барганнар урам буйлап:
Туктаган машинасында
Ярдәм итергә уйлап.
Шул вакыттан танышканнар,
Сөйләгән үз язмышын;
Озакламый кавышканнар,
Башлап гаилә тормышын.
Аля Читада туган,
Анда кияүгә чыккан.
Әммә бәхет тапмаган:
Ире тиздән ташлаган.
Казанга күчеп килгән
Сабый баласы белән.
Татарстанда апасы,
Туганнары яшәгән.
Мәрхәмәт хисе тоеп,
Марат аны ошаткан:
Ялгыз тормыштан туеп,
Бәхетле булган баштан.
Тора-бара аралары
Ерагая елдан-ел;
Гадәт булып тик аннары
Корыган кичәге гөл.
Пушкин язган дөрестән,
Бер зур мәгънә тутырып:
Безгә гадәт бирелгән,
Бәхеткә алмаш булып!
Ә син ничек яшисең,
Роман укучы дустым?
Гадәттә ме бәхетең? –
Әйтмә: бу серең булсын;
X
Шулай иттереп, дустым,
Беренче бүлек тәмам!
Ләкин һич мин армадым:
Көтә сине зур дәвам!
Каһарманнар алда күпләп
Каршыңа килер әле!
Арымыйча калдыр бөкләп
Бу әсәрнең битләрен.
Халкымның әдәбияты
Шигъри роман аз күргән;
Ләкин татарлар зиннәтле:
Тукайлары бетмәгән!
Хаталарны сүздә таза
Күзләрең белән күрсәң,
Ачуланма: мишәр яза…
Һәм кичер, дустым, тиздән.
Булыр киләсе адымның
Эзләре Төркиядә:
Телебез яши анда да –
Сорасаң мине: “Нигә?”
Икенче бүлек.
I
Диңгез каршында елмаеп,
Төркия ярларында
Измир шәһәре урнашкан
Көнбатыш якларында;
Ярга бәрелә дулкыннар:
Диярсең, бәхет шакый.
Акчарлак оча кычкырып,
Агачлар сәер шаулый;
Киңле спорт сарае буйлап
Кызлар төркеме чаба.
Түрәләр баскан абруйлап,
Үтергә дә юк ара:
Студент ярышлары уза,
Өч урын уйнатыла.
Аяк киемендә тузан,
Тренерлары кычкыра.
Җиңечүләре Казанга
Ике айдан юл тота!
Финиш тасмасы арзан да –