Мәчеткә кереп хәер бир,
Кызым, безнең исемнән.
– Кайтып килермен тиздән.
Әнкәй, суземне бирәм!
IV
Чабуын башлап җибәрде
Шул көннән бирле сәгать;
Көне-төне йөгерүләр:
Тренерлары канәгать.
Нәтиҗәләре яхшырак
Кызларның көннән көнгә,
Җил белән куылган яфрак
Сыман алар йөгерә.
Иртәнге тугызка килеп
Кичке дүртләргә кадәр
Йолдыз, җайланмалар биреп,
Көтә ераклы сәфәр;
Атна уза, тагын берсе:
Пуля сыбызгы сыман!
Шулай төзелгән кешесе,
Ашыгабыз без һаман.
Эшеннән каршы алырга
Килә кара машина.
Утырган ир-ат алдында,
Кепка кигән башына.
Кара күзлек борынында,
Зур маңгай акыл ия;
Йолдызны назлый янында,
Чәчәкләр бүләк итә:
– Сагындым сине, сөеклем!
Кил әле кочагыма!
Үбим әле иренеңне,
Кеше күрми, борчылма!
Ләкин Йолдыз каты караш
Анарга багышлады:
– Хакан! Онытылма, якташ?! –
Диеп усал ташлады.
– Түзергә хәлем калмады!
Сагындым сине, Йолдыз!
Танышуыбызга бер ел,
Ә синең йөрәгең – боз!
Кайчан кияүгә чыгасың
Син миңа хатын булып?
Кайчан баласын табасың,
Күпме көтергә сузып?
– Хакан, тынычлан, иптәшем;
Ачуланма тик миңа.
Үз үземә дә өндәшәм…
Ардым кылырга зина.
Сабыр итик әле бергә:
Узып беткәч ярышлар,
Калдырмыйча бер көнгә дә,
Никахлашырбыз… Ярар?
V
Әй, төрекләр! Татарлар!
Башкортлар һәм якутлар!
Бер агач ботаклары,
Бер юлның адымнары!
Баку! Ташкент! Чебоксар!
Уйгурны аңлар татар!
Кара кашлы батырлар
Булып туган ир-атлар!
Ә нинди кыз-хатыннар
Табалар бу халыклар! –
Матурлыгы сүзгә сыймый,
Сокланып каләмем туймый!
Тамагыбызны назлар
Сузык, тартык авазлар!
Нинди баллы җимеш-тел:
Дустым, син дә тәмен бел!
Шигъри романны язам
Шикәр тел белән; Дәвам!
VI
Фатирга кайтып, Йолдыз
Урнаштыра чәчәген;
Суга сала кашык тоз,
Уйлый мөнәсәбәтен…
– Ай-һай, нинди матурлык!
Хакан буләк итте ме?
Мондый бәйләм – горурлык!
Кермичә дә китте ме?
– Әйе, әти; Вакыты аз.
Эшләре күп аның да.
Сөйләшеп утырдык бераз
Хакан машинасында.
Әни өйдә тугел әллә?
Кайларга китеп барган?
– Базарга барасы иде,
Әле кайтмады һаман.
Йолдыз, кияүгә чыгасы:
Кып иткән дигән малай.
Күпме сузырга буласы?
Карт кыз калырсың болай!
Акыллы, затлы, эшмәкәр…
Тагын нәрсә җитмәгән?
– Борчылуың авыр әгәр,
Әткәм, чыгармын тиздән.
Сүземне дә биреп куйдым
Хаканга бүген генә.
Ышанычымны да җуйдым,
Йөрәгем дә үкенә…
Син, әткәй, дөрес әйтәсең:
Акыллы, җиткен ир-ат.
Ләкин күңелне сизмәссең…
Без мәхәбәттән ерак.
Тартылмый аңа йөрәгем;
Нәрсәдер җаным сизә…
Хисләремнең күбәләгем
Аны күрүгә бизә.
Үзем дә аңлап бетермим,