Без бит авыл балалары,
Беләбез аның кадерен.
Үстек саф һавасын сулап,
Тоеп назлы кочагын.
Яшел болында, тугайда
Эзебез уелып калган.
Ялан – аяк күп йөредек —
Сәламәтлек яхшырган.
Бәпкә үләненнән яшел
Келәм җәелгән җиргә.
Кыр чәчкәләре гүзәл,
Әрем дә якын күңелгә.
Киң елга ямьли авылны,
Чишмәсе чылтырап ага.
Бизәкле көянтә асып,
Кызлар бара суга.
Чиләкләре мөлдерәмә тулы,
Сокландыра зифа буйлары.
Бөдрә талларга кунып,
Сайрый сандугачлары.
Кочаклап, яратуы рәхәт
Кош – кортны, мал – туарны.
Барсы сине тыңлап тора,
Сөйләш, серләш туйганчы.
Печән чапкан вакыт
Үзе бер зур вакыйга.
Эшне бәйрәмгә әйләндерә —
Кешесе уңган булганга.
Һәр өйнең бар эскәмиясе,
Ул күп белә серләрне.
Күпме гашыйклар уздырган
Бәхетле кичәләрне.
Авылдаш очрап, елмая,
Урам буйлап үткәндә.
Исәнлек – саулык сорашу —
Матур гадәт, кагыйдә.
Тырыш, таныклы шәхес
Авылдан үсеп чыга.
Авыл кешене көчле итә,
Тәрбияли, чыныктыра.
Авылның да туган көне
Була елына бер генә.
Зур тантана үткәреп,
Рәхмәт әйтик үзенә.
Авылын сагынып яши
Киткәннәр ерак җиргә.
Бер кайтыйк әле, авылга,
Җырлашып утырыйк бергә.