Урман тукталышы - страница 5

Шрифт
Интервал


Билгесезлек һәм салкынлык кешеләргә төрлечә тәэсир итә икән. Вагонда утыручылар кыбырсый, хөкүмәтне сүгә башладылар. Берничәсе беренче вагонга барып әйләнеп тә кайтты. Әмма бернинди өметле сүз ишеттермәделәр. Электр чыбыгы өзелгән икән. Көтәсе.

Башта тыныч гына утырган кешеләр берзаман торып йөри башлады. Әмма йөргәнгә карап та мәгънә юк. Шуңа күрә аягүрә басканнан соң, киерелгәләп, аякларны язып алалар да тагын барып утыралар.

Ә тәрәзәләргә акрын гына боза ката…

Алдагы утыргычтагы яшьләр исә дулый башлады. Алар башта вагон эчендә генә котырышты, бераздан соң тамбурга чыгып акырыштылар. Аннары шунда тарта башладылар. Шушы гына җитмәгән иде, дип уйлады Илсөяр, тамбурдан тәмәке исе сузылып кергәч. Яшьләр вагон буйлап узганда бер хатын тәмәке тартуларына шелтә дә белдереп караган иде, әмма ишетте үзе дә! Яшь кенә кыз агулы пычрак сүзләрен өеп китеп барды – “ахмак” та икән ул хатын, “колхозник” та, дөньяның бер бәхетсезе дә икән…

– Без кайда тартырга тиеш? – дип кычкырды икенче кыз, күзенең агын әйләндереп.

– Тартмагыз, түзеп торып булмыймыни? – диде бер әби, теге хатынны яклап.

– Нигә без түзәргә тиеш? Бар, машинистка әйт!

– Апасы, сиңа ни ошамый? – дип килеп җитте кызның егете. Теге хатынның да, әбинең дә сүз көрәштерәсе килмәде. Алар, үзалларына мыгырданып, дәшми калдылар, яшьләр киткәч, бер-берсенә зарланыштылар.

– Кара инде мондагы ирләрне, берсе-бер дәшми, – диде телефон тотканда ире белән сөйләшеп барган Сары Чәч.

Ул арада яшьләр тагын нәрсә өчендер бәхәсләшә башлады. Кызларның берсе тамбурга чыгарга теләми икән. Шуңа егете аңа вагон тәрәзәсен ачарга алынды.

– Ачмагыз, болай да салкын! – дип кычкырды Сары Чәч. Илсөярнең дә кушыласы килгән иде дә, телен тешләп калды. Боларга әйттең ни дә, әйтмәдең ни – исерекләр бит инде, барыбер ачачаклар. Телең генә әрәм була, әле үзең әллә нинди кабәхәт сүзләр ишетәсең…