Сугыш хикәяләре - страница 10

Шрифт
Интервал


–Үзебезнекеләр, немец дип торам, йөриләр шунда, кеше куркытып.

Яткан урыннан торып баскан идек, бер-беребезнең карачкы кебек пычыранган тәннәргә карап: “Шайтан төсенә кергәнбез!” – дип, көлешә башладык. Кайберләре якындагы пычырак су агып төшкән траншейга ук чумган булганнар.

–Николай кайда? – ди Утишев, минем янга килеп.

Карасак, алар, бер төркем сугышчы траншей төбеннән чыгып киләләр. Пычырак су эчендә яткан чучка шикелле пычыранып беткәннәр.

–Николай, сиңа мөгез генә куясы калган. Нәк шүрәле кебек булгансың! – дим мин, көлеп.

–Үзеңә кара, үзеңә? Баткан тайганнан көлә, – ди ул миңа.

–Әллә психик атакага хәзерләндегезме? Ха-ха-ха. Китте бер-беребездән көлүләр.

–Фрицләргә таба йөгертәсе иде сезне! Шыр җибәреп чабарлар иде. Кемдер:

–Егетләр, су җылынган! – дип кычкырып җибәрде.

Без яңадан душ астына кереп юына башладык. Хәзер инде су чыннан да җылынган кебек иде.

Берничә сугышчы белепме, белмичәме, киемнәрен камерага тапшырган җирдән үк душ астына йөгереп керделәр. Һәм шунда ук:

–Ой, мама родная! Пешерә! Караул! – дип кычкырып җибәрделәр.

Шулай итеп, болын уртасы шау килеп көлешкән, үртәшкән, кыздыру камерасыннан “мунчага”, аннан душ астына, душ астыннан кыздыру камерасына йөгерүче ялангач сугышчылар белән гүләп торды.

Калтырана-калтырана кыздыру камерасына килдек. Безнең киемнәрне чирәм өстенә алып салганнар. Камерадан чыккан, үзенә бер төрле әче тир исе килеп, сәдәфләре кулны пешереп торган эчке киемнәрне һәм гимнастеркаларны алып кигәч кенә тәнгә җылы кергән кебек булды.

Ләкин шунысы гаҗәп, суык мунчалар да, атналар буе яуган яңгырлардан юеш кием белән траншей төбендә, землянкәләр дә, кар өсләрендә ятулар да безнең рухны төшермәделәр. Авыру да килмәде.

Дүрт ел сугыш дәверендә, әлбәттә төрле мунчалар керергә туры килде. Тик, кырык өченче елның сентябрь башында, Брянский җирендә кергән бу “мунча” аеруча хәтердә уелып калган.


Халкыбызның батыр улы

(хәтер)


Сугышчан Кызыл Байрак һәм икенче дәрәҗә Суворов орденлы 323- Брянский укчы дивизиясе командиры Әхтәм Мөсәлим улы Бахтизинның Карачев шәһәрен азат итү өчен сугышларда батырларча һәләк булуына 2016 елның 15 августында 73 ел тула.

… Брянский фронты гаскәрләренең Орел юнәлешендә контрһөҗүмгә күчкән көннәре иде. Безнең 323-укчы дивизия белән И.И.Федюнинский командалык итә иде. Дивизия 11нче армия составында Ресетта елгасының көнбатышында резервтан килгән башка берләшмәләр белән бергә һөҗүм сугышлары башлап җибәрде. Егерме дүртенче июльдә башланып киткән авыр һөҗүм сугышлары нәтиҗәсендә без дүрт-биш көндә бары тик 10-12км гына алга китә алдык. Дошман бик нык каршылык күрсәтте. Егермешәр, утызар самолет җибәреп безнең частьләрне бомбага тотты. Баш күтәрергә ирек бирмичә артелерия, миномет, пулемет уты белән каршы алды.