Сугыш хикәяләре - страница 11

Шрифт
Интервал


Хәтеремдә, 28-апрель иде булса кирәк, безнең дивизия командиры Иван Осипович Нарышкин каты яраланды. Шуннан ике-өч көн үттеме икән, безгә девизия командиры булып полковник Әхтәм Мөсәлим улы Бахтизин килде.

… Иртән атларны ашатып Үзебез дә кухняга барып килгән генә идек, экспедитор сержант Аристов палаткадан чыгып:

–Рафиков, атыңны иярлә дә, полковникка йөгерт! – дип миңа карады.

–Есть, иптәш сержант!

… Мин дивизия штабы урнашкан җиргә килеп җиткәндә палатка алдында ике ат тора иде. Берсе миңа таныш, штаб начальнигы полковник И.И Спиридоновның күк айгыры. Менә палатка эченнән ике полковник чыктылар. Берсе миңа таныш, безнең штаб начальнигы, икенчесе кара мыеклы, төз гәүдәле, киң күкрәгендә ике орденлы Әхтәм Мөсәлимович иде. Алар туп – туры атлар янына килделәр. Полковник Спиридонов:

–Менә, Әхтәм Мөсәлимович, мин йөри торган ат шул инде, – дип сүз башлады, – болай начар гадәте юк…

–Матур күренә, – диде Әхтәм Мөсәлимович, – йөрүе ничек икәнен атланып карагач әйтербез инде. Без болай итик, Илья Иванович, мин хәзер Егоров хуҗалыгына барып киләм, (1090 – полк командиры) аннан соң без сезнең белән яңадан утырырбыз. Оператив бүлеге начальнигы да кирәк булыр....

Шул вакытта мин җитез генә атлап, Әхтәм Мөсәлимович каршысына килеп бастым да штаб начальнигына мөрәҗагать итәргә рөхсәт сорадым.

–Ун да туксанынчы полкта булганың бармы, җайдак?

–Бар, иптәш полковник.

–Яхшы, алайса хәзер кереп кореспонденцияләрне ал да, менә, Әхтәм Мөсәлимовичны Егоров хуҗалыгына озата барырсың.

Мин пакетларны алып чыктым да үземнең ат янына йөгердем.

–Киттек! – диде дивизия командиры. Ул җиңел генә өзәнгегә аягын куйды да, ялт итеп ияргә менеп утырды. Өзәнгеләрне чаклап караганнан соң җиңел генә тирбәлеп күк айгырны йөгертеп алып китте. Аның артыннан таныш булмаган тагын бер офицер, полковникның адютанты, алар артыннан мин дә йөгерттем.

Куаклыкны чыгып юл аермасына җитәрәк ул атын адымга калдырды. Мин куып җиткәч сүз башлады:

–Нәрсә, җайдак, әллә куып җитеп булмыймы? Без дөрес барадырбыз бит?

–Дөрес барабыз, иптәш полковник, елгага кадәр (Россета елгасы) туры барасы, – дидем мин, атымны алар белән янәшә тотып.

Шунда ул миннән сораша башлады:

–Кайдан син, җайдак, исемең ничек?

–Татарстаннан мин, иптәш полковник, Әхмәт Рафиков булам…

–Татармени? – диде ул татарчага күчеп. –Казаннан түгелсеңдер бит?