Сугыш хикәяләре - страница 24

Шрифт
Интервал


–Орелны ай ярым элек алдык! Людиново да бездә. Вязма, Ярцеволар да безнең кулда, – дидем мин, ул яклардан да кешеләр булуын ишетеп, – Кызыл Армия бөтен фронт буйлап алга бара.

Бу сүзләрне ишетү аларга шатлык иде күрәсең, аларның йөзләре тагын да яктыра төште, күзләре шатлыклы җемелдиләр иде. Үз ара ни турындадыр кызып-кызып сөйләшә башладылар.

–Рәхмәт инде, шатлык китергәнегез өчен!

–Сезне кунак итәргә әйберебез дә юк инде, – диде бер апа, халык арасыннан минем янга үтеп, – гаеп итмичә генә шуны алыгыз әле, улым!

–Рәхмәт, апа, безнең тамагыбыз тук, – дидем мин, аның кулында берничә кисәк сухари күреп. Ләкин алар минем сүзләрне әдәп саклап кына диеп белделәр булса кирәк, тагын да тырышып кыстый башладылар. Кай берләре кулга бирмичә, шинель кесәсенә, ияр сумкасына төртүчеләр дә бар иде. Шула арасында сөт алып килүчеләр дә бар иде. Сөт эчәргә кыстыйлар, эчмәсәң үпкәлибез диләр, эчмәсәң котелогыңа сал диләр.

Шулай сөйләшеп торган арада учак ягып ашарга пешерергә җыенучылар да күбәеп китте. Кайберләре “миндә сөт бар”, “миндә май бар”, “миндә он бар” диеп коймак пешерергә, безне коймак белән сыйлпрга җыеналар. Актык майларын, актык оннарын да безнең өчен кызганмыйлар. Һәр кем үзенең рәхмәтен үзенчә белдерә, үзенчә хөрмәт итәргә тырыша.

Кечкенә генә инеш буендагы болын өсте сабан туе кебек кайнап тора. Сөйләп тә, язып та бетергесез шатлык белән халык мәш килә. Инде кояш баерга күп калмаган. Алар немецләр кулыннан котылганнан соң, беренче ирекле кичләрен шул болында үткәрергә җыеналар. Һәр кем үз иркендә, һәр кем үз-үзенә хуҗа. Аларның каршысында автомат тоткан фашист басып тормый. Туган җиреннән, йорт-хуҗалыгыннан, туганнарыннан һәм туган иленнән аерып чит илләргә, фашист коллыгына китү куркынычы юк. Алар туган җирләренә кире кайталар. Шатлыклары чиктән тыш зур…

Аларның безне дә җибәрәселәре килми. Сорау артыннан сорау.

–Карачев ничек? Безнең өй исәнме икән?

–Немецләр Мәскәүдә озак булдылармы? Иптәш Сталин кайда?

–Абый минем абыем Армиядә иде… Шуны белмисезме?

Ниһаят старшина атын кузгатып минем янга таба килә башлады:

–Рафиков, без озак тоткаланабыз. Әйдә, кузгалырга кирәк!

–Иптәшләр, безгә китәргә кирәк! Соңга калабыз, – дидем мин, чорнап алган халыкка карап, – безне җибәрегез!

Әкеренләп, без барырга тиешле көнбатыш якка таба коридор шикелле юл ачылды. Безгә исәнлек теләп кат-кат рәхмәт әйтә башладылар.