Часовой тиз генә ишекне ачты да, шунда ук борылып чыкты.
–Нәрсә бар? Ни өчен тавышланасыз?
–Иптәш капитан, фотога төшим диеп туктаган идем, тотып алдылар да, комендатурага алып китмәкчеләр! Минем илле километр кайтасы бар.
–Дөресме шул?
–Дөрес, иптәш капитан. Аның документлары тәртиптә түгел.
-Ничек тәртиптә түгел?
–Хәрби чәсттән махсус таныклыгы юк, иптәш капитан.
–Икенче килгәндә алып килер. Җибәрегез сез анны!
–Коменданттан башка җибәрә алмыйбыз, иптәш капитан!
-Хәзер ук җибәрегез! Атын бир, тоткарлама! Өлкән командирны тыңламаган өчен…
Миңа шул гына кирәк иде. Патруль кулыннан тиз генә атны алдым да, шунда ук менеп атланып китеп тә бардым.
Шулай итеп мин Тулада фотога төшә алмый калдым. Башка вакытларда, я ашыгыч булып, я фотография ябык булып керергә туры килмәде.
Май ахырында дивизиягә берничә мең өстәмә көчләр килде. Аларның күбесе кыргыз, үзбәк һәм казахлар иде. Барлык берләшмәләрдә дә яңа килгәннәрне сугыш белеменә өйрәтүләр башланды.
Мунча
1943-елның сентябрь башлары. Өченче ай инде авыр дуга сугышлары алып барабыз. Карачев шәһәрен азат итеп Брянский шәһәренә утыз чакырымнар калгач, дошман безне туктата алды. Без оборонага күчтек тә Белые берега станциясеннән ерак түгел урман аланына урнаштык. Тозлы тир белән тузан аралашып каткан киемнәрнең керләнүенә чама юк. Тәннәребез юешләтсәң кырып алырлык булып каткан. Бер көнне безгә, ике җайдакка һәм бер телефонистка мунчага барырга рөхсәт булды. Парлы мунчадыр инде дип каен минеге дә ясадым. Нинди шатлык – чабынырга! Мунча хәбәрен ишеткәч чиктән тыш шатланып, чиста киемнәр алдык та киттек. Иптәшләрем: Василий Утишев, татар фамилияле Тамбов кешесе, Николай Портнов – Можга ягы чувашы.
Урманны чыгуга бер-ике километр алда, зур болын читендә, анда-санда үсеп утырган тирәкләр янында зур палатка күреп, шунда ашыктык. Авылдыр инде, авыл мунчасыдыр диеп килсәк, ис китте: күл буена корган палатка, мунча дигәннәре шул икән.
–Чабындык менә, – ди Николай, – ташла минекләреңне!
–Ашыкма әле, – мин әйтәм, – кайнар суга манып булса да чабынырбыз.
Бер читтә киемнәрне кыздыру камерасы зшләп тора. Зур палаткадан бер читтә биек кузлалар куйганнар да, шунда тишекле трубалар үткәреп душ көйләгәннәр. Палаткадан бер читтә зур мичкәләр куеп, шунда су җылытырга ясаганнар. Палатка эченә “буржуйкалар” куеп юыну бүлмәсе иткәннәр.