Мунчага килгән солдатлар чишенеп киемнәрен кыздыру камерасына тапшыралар да, юыну палаткасына йөгерәләр.
Көн болытлы, төн яктан шактый салкын җил исә. Өстән киемнәрне салу белән, чиркандыра, өшетә башлады. Калтырана-калтырана киемнәрне камерага тапшырдык та, “Бу-бу-бу!” килеп палаткага йөгерә башладык. Унбишләп сугышчы арасында без өчәү генә бер-беребезне беләбез. Күбесе таныш булмаган, башка частьтән килгән сугышчылар. Арабызда, бер метр ярымнан аз гына калку, киң җилкәле, калку күкерәкле казах егете дә бар. Киң җилкә, шактый кабарып торган күкерәкләре аны тагын да тәбәнәгерәк итеп күрсәтә. Шул казах егете уң кулы белән түбәннән, сул кулы белән күкерәген каплап йөгергәнне күреп, һәр вакыт шаярырга яраткан Портнов:
–Тыңла әле, иптәш, син алай-болай хатын-кыз түгелсең бит? Нигә күкерәгеңне дә каплап йөгерәсең? – дип елмаймасынмы.
–Зачем баба? – дип җавап бирде казах егете, әле һаман күкерәген каплап йөгергән килеш, – где написано, что мужик грудь не держать? Моя прыгает… – дигән иде, китте көлү, китте көлү. Калтыранып өшүебезне дә онытып көлә башладык.
–Твоя прыгает … твоя прыгает… эчләр катып бетте, калтырана-калтырана туктап көләбез. Шулай көлешә-көлешә палаткага килеп кердек. Утишев икенче мәгнәгә борып:
–Егетләр, бу тәбәнәк иптәшнең сикерә икән, сак булыгыз! – дигән иде, тагын көлүләр башланды. Ә ул:
–Зачем смеяться? Я плохо не сказал, сказал, что моя грудь и прыгает, – дип ике аяктан сикереп күрсәткән иде, аның дилк-дилк килеп торган күкрәкләрен күреп, солдатлар тагын күтәрелеп көлешә башладылар.
Җылы су бирүче старшина безне ачуланып каршы алды.
–Нәрсә нәсел айгырлары кебек кешнисез, тизерәк тазлар алыгыз да юына башлагыз! Ашыгыгыз! Юынып чыгарга ун минут бирелә. Алдан кисәтеп куям, җылы су бары бер таз гына бирәм, – дип ашыктыра башлады.
–Иптәш старшина, су җитмәсә сабынлы килеш чыгаргамы?
–Җитмәгәненә әнә, чирәм өстендә душ эшләп тора!
–Душта су салкын диләр бит, старшина?
–Кем әйтте? Җылынып кына җитмәгән ул.
–Күлның астына учак яктыбызмы әллә? Күлдән килә бит ул су.
–Кем әйтте күлдән дип? Кисмәктән ага ул. Тиз булыгыз, сез моннан чыкканчы җылына ул.
Старшина бик җитди сөйләгәч чыннан да душта җылы су дип тазларыбызга су алып палатка эченә кердек. Ике “буржуйка” куеп ут якканнар. Менә син юын, мунча дип. Кәефләр төшсә дә. Башка чара юк, тәннәребез кырып алырлык. Тазларны киртәдән ясаган скәмияләр өстенә куйдык, сабын, мончала алып юынып, бер-беребезнең аркаларны ышкыттык. Николай: