Белү өчен кирә. (кем икәнен),
Зурлыгын, йә аның кыйммәтен.
Аңлар өчен үзе язмышының,
Кирәклегенең хикмәтен.
Шундый әйбер, шундыерак кеше
Хакын, дәрәҗәсен тиңләргә.
Кайсы ягы тарта алыр, диеп,
Салып карар өчен бизмәнгә.
Шуннан башлана да чагыштыру,
Җүләр таба, эзли җүләрне.
Акыллырак булып күренергә,
Ул үзеннән шактый түбәнне.
Акыллыны, кем акыллы итә,
Акыллырак аннан булган мы.
Кызыгырлык итеп, киң аякка,
Бик тырышып дөнья куган мы.
Зәвек төрле барысын аңлау өчен,
Чагыштырулар да шартлы шул.
Чагыштыру бары чама белү,
Акыллылар гына, башлы шул.
Миллион өчен кемдер җанын бирә
Кемгәдер ул бары тиеннәр.
Арифметика да көчсез монда,
Күпмеләрдән кемнәр сөенгән.
Язмыш хакы, кеше гомерләре,
Кылганнары, аның күргәннәре.
Дога кылып, җәннәт өмет итеп,
Соңгы юлга озатып күмгәннәре.