Чыгып басып язмыш карышына
Багып алда булган юлларга.
Күренми ул никтер, ерак кебек,
Язмыш шуңа серле булганда.
Фарыз итү ярдәм итә алмый,
Күрәзәче каян белсен ул.
Караңгылык әле таралганчы,
Таң атканны ничек күрсен ул.
Уйлар белән булып сәяхәттә,
Хыялларга куеп канатлар.
Хәтер хисләреңне, уятканда,
Үткәннәрен бәлки кабатлар.
Алдагысын Аллаһ кына белә
Безгә белү кирәк түгелдер.
Иртәгәләр, имин булсын диеп,
Шөкерләрен әйтсәк бүгеннең.
Алга карап, юллар күренерме,
Син барасы булыр кайсысы.
Борылышлар белән бүлгеләнгән,
Шатлыклары белән… кайгысы.
Ышанычта булып яшәгәндә,
Матурырак була өметләр.
Алда бәлки хисләр чынга ашыр,
Күңел төпләрендә йөреткән.