Авыр тормыш элекке вакытта,
Яшәгәндә атың булмаса.
Хәзер атның кирәге калмады,
Иң кыены акыл булмаса.
Акыл аша, аны сату аша,
Юллар салу, атлар җикмичә.
Бер туктаусыз яңа сорау туа,
Таба алган маллар җитмичә.
Акыл – алтын, пробалар төрле,
Туксан тугыз булмый барсы да.
Башың тулы «алтын» йөресә дә,
Никтер җитми һаман ансы да.
Алтыны да алмазы да аның,
Бизәнү һәм бизәү хикмәте.
Бизәк акыл: билгеле дә кебек,
Иң бәхетле кеше итмәсе.
Гади кебек, күңел алданамы,
Ә чынлыкта гади түгелме.
Яңа ялгыш туа кебек шулай,
Төшең белән бутап өнеңне.
Кыен белү кайда югалтулар,
Көтмәгәндә, нидер табулар.
Ул, иң олы язмыш бүләгедер,
Җирдән тыныч китә алулар.