Югалтмаска иде, югалтмаска,
Югалтмаска сүзләр биргәнне.
Бер генә уй башта булган чакта,
Гомерлеккә диеп, сөйгәнне.
Ашыгулар сәбәп була алмый,
Вәгъдәләрең очса җилләргә.
Кайтавазлар кабат сәлам бирер,
Югалтулар булып килгәндә.
Бәхет юклык кебегерәк әйбер,
Алыштырыр якты юлларны.
Эзләгәндә вакыт кына әрәм,
Башка табалмаслык булганны.
Югалу ул төшеп калу гына түгел,
Юлсыз калу алга барганда.
Үкенүләр бары акланудай,
Бер ялгызың шулай калганда.
Сүнгән учак җылы бирә алмый,
Күпме генә утын яксаң да.
Үткәннәр бит кире кайта алмый,
Күпме генә уйлап ятсаң да.
Көтәсе юк инде югалтканны,
Өмет көче монда ни кыла.
Чәлпәрәмә килә пыялалар,
Пәрдә булганнары ертыла.
Югалтуның шуңа хакы кыйммәт,
Сакламаган өчен булганны.
Бәхет дигән серле- Ул агачны,
Һәрчак җимеш бирә торганны.