Дөрес күрә алсак чынбарлыкны,
Халәтләрен аңлап дөньяның.
Акыл өчен артык җиңел түгел,
Яшәр өчен, кирәк дөнья бу.
Тагын шул ук алда ялгышулар,
Исемнәре, бер үк хаталар.
Шайтан күләгәсе алдавычтай,
Юллар буе сузылып яталар.
Җиңел юллар һаман чакыралар,
Матур төсләр белән җемелдәп.
Нәфес, иреннәрен ялый-ялый,
Бәхет урынына, җен эзләп.
Юклык белән барлык алышынды,
Мөмкинлекләр, кирәк дигәннәр.
Шөкер итүчеләр күбәйдеме,
Җиңел вакыт җиргә килгәннән.
Иманлырак була башладыкмы,
Манарадан азан ишетеп.
Бәракәтле итеп җомгаларны,
Намазларга йөреп, җитешеп.
Хәләл сүзен аңлап сөйләшәбез,
Ә харамда куллар, аяклар.
Күңел күзе әллә йомылганга,
Күренмиләр кебек маяклар.
Кирәк санамыйча канунарны,
«Иртәгәгә» яки калдырып.
Гомер кабатлавын өмет итеп,
Язмыш күперләрен яндырып.