Шигырьләр җыентыгы - страница 16

Шрифт
Интервал


Тәмен белеп иген игүнең.
Укытучы булсам да, соңынан,
Һәр чак ачык булды изүем.
Алты бала бер ояда үстек,
Өйрәттегез эшләп яшәргә.
Әнкәй, мәрхүм, безгә әйтә иде:
Әтиегездәй кирәк яшәргә.
Ни үкенеч,
Гомерең кыска булды,
Алтмыш өчтә киттең калдырып.
Без – балалар бик еш искә алабыз,
Уйга калып, сезне сагынып.
1996

Ябык гәүдәң

Үгет-нәсихәтләр бирдең, әнкәй,
Киткән чакта мин табып сәбәп.
Изге догаларың саклагандыр,
Әлегәчә мин сау-сәләмәт.
Теләкләрең кабул булды, әнкәй,
Исән-сау булуым гел синнән.
Унөч кабат тотса да якамнан.
Исән-имин калдым үлемнән.
Алты бала синең бәгырьләрең,
Гөрләп үстек без бер ояда.
Әтиебез дә уңган кеше иде,
Җинел булмагандыр сиңа да.
Югары өй тәрәзеннән карап,
Көтә идең безне, киткәндә.
Күпме генә сагынсам да, әнкәй,
Син юк инде безне көтәргә.
Күз алдымда тора ябык гәүдәң,
Көн дә кирәк синең киңәшең.
Бурычларым кемгә түлим инде,
Кемгә: «Әнкәй!» – диеп өндәшим?
1999

«…Үгет-нәсихәтләр биреп әнкәй…»

…Үгет-нәсихәтләр биреп әнкәй,
Озатканда мине юлыма;
«И Ходаем, үзең сакла!» – диеп
Саулык тели идең улыңа.
Кеше итәр өчен,
Мине олы юлга…
Озатканда, чыгып капкадан,
Әйтә идең: «Яхшы йөре улым,
Исән-имин йөреп кайт балам».

Уракчы

Минем синнән киткәнгә Уракчы
Алтмыш ел үткәндер, ни бары.
Хәтеремнән һич чыкмый, онтылмый
Яшьлекнең бәхетле еллары.
Еш кына төшләргә керәсең,
Бер рәтле Уракчы урамы.
Киткән идек, бәхет эзләп түгел,
Көн күрергә манер булмады.
Гомер бакый авыл,
Савым сыер булды.
Икмәккә дә юньләп туймады.
Сагынмабыз диеп киткән идек,
Тик сүзләрдә торып булмады.
Истән чыкмый чишмә тау буйлары,
Латра болыннары, урманы.
Карлыган сазлары, Чирмешәне,
Кәкре күлнең балан, колмагы.
1996

«…Чирмешәндә, су коенган чакта…»

…Чирмешәндә, су коенган чакта,
Аргы якта яшел тугайда,
Таллар арасында күрдем аны,
Толымнарын тарап торганда.
Без күрмәгән су кызымы әллә?
Коеп куйган нәфис, саф гәүдә.
Табигатьнең гүзәл җимешеме?
Фәрештәләр иңдергән мәллә?
Гүзәллекнең бер үрнәге итеп,
Иҗат иткән микән табигать?
Нинди ана тудырдымы икән,
Үстердеме икән кадерләп?
Март, 2003

Майна истәлекләре

«Иске» авыл…

Табигатьнең матур бер җирендә,
Бабаларым авыл корганнар.
Авыл уртасыннан елга ага,
Тирә-якта кырлар, урманнар.
Уйламаган татар бу урыннан,
Кем дә булса килеп куар дип.
Ата-баба зиярәтләренә,
Урыс килеп тәре куяр дип.
Юл өстендә татар авылы булган,
Ничә гасыр шунда торганнар.
«Олы агайга» яхшы җир кирәккәч,
Татар халкын моннан куганнар.