Шигырьләр җыентыгы - страница 17

Шрифт
Интервал


Каршы торалмаган авыл халкы,
Гаскәр килгәч «явыз Иваннан».
Ата-баба җирен ташлап китеп,
Күченергә мәҗбүр булганнар.
Хәтерләрдә ата-баба җире,
Өч-дүрт гасыр үткән булса да,
«Иске авыл» дип атап йөри татар,
Исеме «урыс Майна» булса да.
«Иске авыл» ның хәзер урны гына,
Аянычлы булды язмышы.
Баскынчак халыкка төште бугай
Куылган татарлар каргышы!

Китеп барышлый

Олы юл өстендә «Иске авыл»,
Зур юл үтә кисеп урталай,
Үр өстендә ятим бер өй тора,
Машиналар гына узгалый.
Элеккеге йорт урыннарында,
Ятим таллар, каен, алмагач.
Моңсуланып озатып калалар,
Нигез хуҗалары булмагач.
Агачлардан ничек сер аласың?
Күпне күргән калын карт таллар.
Беләләрме икән элек бу авылга,
Башлап нигез салган татарлар.
«Иске авыл» җанга шундый якын,
Авылы юк, урны, суы бар.
Авылы гына түгел каберләр дә,
Бабамнар да күргән язмышлар.
Хуш… инде хуш Майна – «Иске авыл»,
Кулым болгап китеп барамын.
Хат язсам да укырга кешең юк,
Хәтеремдә генә каласың.
Июнь, 1993

Каен юлы

Күптән инде шушы юл буенда,
Үсеп торган ялгыз бер каен.
Ак каенга сәлам биргән һәрчак,
Үтеп йөргән кеше көн саен.
Җәйнең җылы матур көннәрендә,
Сандугачлар кунып сайраган.
Уракчылар, ял иткән мәлләрдә,
Ялгыз каен төбен сайлаган.
Каен юлы диләр бу тар юлны,
Ак каен читеннән үткәнгә.
Ак каенны юксына кешеләр,
Хәтерләр кайтканда үткәнгә.
Юл буенда ак каен юк инде,
Урны сукаланган, кап-кара.
Тик шулай да исеме «каен юлы»
Телдән телгә күчеп саклана.
Июнь, 1996

Ак кош күле

Ак кош күле…
АКЫШка әйләнгән.
Ак кошлары күлдән киткәннәр.
Исеме генә калган Ак кош булып,
Камышлары гына үскәннәр.
Камышлы күл ак кошларсыз калган,
Кәрәкәләр генә тирәндә.
Камышлар тирбәлеп сәламлиләр,
Киек казлар очып үткәндә.
Канатларын кагып яфраклар коела,
Киек казлар китә, көз җиткән.
Киткән казлар бер кайтырлар диеп,
Камышлы күл көтә бик күптән.

Алпар истәлекләре

Яшьлегемдә Алпар урамнарын,
Аркылыга-буйга таптадым.
Укып йөрдек
Күрше авылдан килеп,
Мәктәбендә Иске Алпарның.
Зур авыл ул:
Өч өлештән тора,
Иске авыл, аннан Яңасы,
Янә Чирмешәннең аргы ягы,
Өч кибете, базары бар иде,
Әле биш мәчете бар чагы.
Хәтеремдә утызынчы еллар…
Кышның зәһәр салкын төнендә,
Ачлыктан соң салган,
Иң зиннәтле мәчет,
Янып бетте, калды кумергә.
Мәчет каршы,
Йоклап ята идек:
Янгын! – дигән тавыш ишеттем.
Өйгә якты төшкән…
Сикереп тордык.
Манарасы яна мәчетнең.
Ни кызганыч…
Карап торды халык,
Манарасы янып төшкәнне
Дөрләп янган ут түбәнгә күчеп,