Алпар белән Сабанчы арасы…
Ике араның урта җирендә,
Чирмешәнгә тиеп бер тау тора,
Көрән тавы диләр үзенә.
Үтеп-сүтеп күпме йөредек шуннан,
Без Алпарда укып йөргәндә.
Яр астына төшеп балык тоттык,
Дәресләр булмаган көннәрдә.
Көрән тавы текә ярларының,
Бик күп күрдек ишелеп төшкәнен.
Көтмәгәндә шулай ишелеп төшеп
Ача шулай тарих серләрен.
Элек монда авыл булган диләр,
Ярылып ята тузан көлләре.
Су буе, тау шундый матур урын,
Җәлеп иткәндер шул күпләрне.
Аргы якта уч төбендә кебек,
Ямьле әрәмәлек, болыннар.
Гөлҗимешләр, балан колмаклары,
Кызыксынып карап торган бар.
Яр астына төшәр урыны да бар,
Төшеп-менеп йөргән атлылар.
Шул урында ак таш чыгарганда,
Алтын акчалар да таптылар.
Табылдыклар сөйли:
Бу җирдә бабамнар,
Матур гына гомер иткәннәр.
Илбасарлар килеп авыл-кальгаларны,
Җир белән тигезләп киткәннәр.