Туган өйне, сине сагнып кайттым
Карашларың чиксез шат иде.
Ябыксаң да матур идең әле,
Бөтен җирең чиста, пак иде.
Умарталар карап йөргән идең,
Сиздермәдең эчең янганын.
Эшләп йөрдең…
Уйга да килмәде,
Бары ике ай гомерең калганын.
Кырык биш ел йортны карап тордың,
Саклап әткәй-әнкәй җылысын,
Һәр җәй кайтып айлап тора идек,
Туганнарны хөрмәт иттең син.
Күз алдымда тора: йөгереп чыгып,
Тыкырыкта каршы алганың.
Киткән чакта машиналар табып,
Куллар изәп озатып калганың.
Син бер шундый изге җан идең шул,
Күберәк кеше өчен яшәдең.
Мәрхамәтле, ярдәмчел дә булдың,
Абруйлы да булып яшәдең.
Чәчәкләргә күмелеп торды синең,
Өй каршында марта бакчасы.
Туган апа идең күпләр өчен,
Ихтирам иттеләр барысы.
Күңелемдә, әллә хәтеремдә,
Көйләрең, моң тулы җырларың,
Үзәкләрне өзердәй моң белән,
«Көтүче» көенә җырлавың..
Шомлы хәбәр килде.
Тагын кайттым
Син Казанда идең, больниста.
Ике атна сине карап тордым,
Больницадан алып кайттык та.
Күз алдымда тора ябык гәүдәң,
Саубуллаштың – чыгып подъезга.
Терелерсең дигән ялган өмет,
Юлга тартты мине, кайтырга.
Умарталар карап йөргән идең,
Сиздермичә эчең янганын.
Кайтып киттем, уйга да килмәде,
Бары өч көн гомерең калганын.
Сентябрь, 1989