Әле тагын очтым…
Тик хыялда түгел
Тагын очтым әле төшемдә.
Кайткан идем утыз ел укыткан,
Майна дигән авыл өстенә.
Очтым аргы яктан бирге якка,
Урамнарын карап әйләндем.
Урамнары яшел чирәм имеш,
Кешеләрен генә күрмәдем.
Күрегез күр, менә,
Мин кайттым янәсе,
Телим икән йолдызларга очам!
Энергиям бик зур зарядле.
Төшләремдә бик еш кабатлана,
Гомер буе шулай очам мин,
Тик, нигәдер, күпме теләсәм дә,
Җирне ташлап ерак китәлмим.
…Шулай инде, җирдә туганбыз бит,
Без мәңгегә җирдә каласы.
Җир анабыз безгә бик кадерле,
Кем соң ташлап китсен анасын.
«Әллә шул якларда үскәнгәме…»
Әллә шул якларда үскәнгәме,
Истән чыкмый Биләр якларым.
Һич хәтердән чыкмый авырлыгы,
Без яшәгән чорда юлларның.
Уйларымда кайтам әле,
Олы шәhри Биләргә.
Җырлы, моңлы туган ягым,
Калды сагынып сөйләргә.