Көнне каплап тоташ болыт ага,
Елап тора көннәр, яуымлы.
Оныта алмыйм һич тә яшьлегемдә
Көньякларга китеп,
Тилмереп лә йөргән чагымны.
Көзләр килде исә
Очар кошлар китә,
Калдырып ла туган якларын.
Заманында минем дә бар иде
Көньякларда булган чакларым.
Кошлар китә… Ә мин китмим.
Нәсел тамырым монда береккән.
Туган җирен сөйгән кеше өчен
Анда китү кирәкме икән?
Китәр идем – юкәләрем кала,
Каеннарым кала, талларым.
Болыннарым, урманнарым кала,
Матурлыгы туган якларның.
Елак көзләр үтәр,
Кыш артыннан
Ямьле язлар килер елмаеп.
Чәчәк атар алмагач, чияләр,
Сандугачлар кайтыр әйләнеп.
апрель 2004