Алтай. Ул мәрткә киткән булгандыр!
Айбикә. Соң нинди мәрткә китү инде, каладан ярып кайтардылар бит аны!
Турат. Әкәмәт. Теге әтәч белән туган тиешле түгелдер бит инде ул!
Айбикә (Нервлы тавыш белән көлә башлый). Гомере бетмәгән булгандыр! Үләм дигән Хәтирә әби дә торып утырган әнә, гомере бетмәгәч!
Алтай. Мин дә әйтәм бит шулай дип…
Турат (Куркынган тавыш белән). Ә әтәч? Мин аны тота да алмадым. Ул һаман да үлмәгән иде әле…
Айбикә бик нык куркып әле җизнәсенә, әле Йолдызга карап тора.
Йолдыз. Оныт инде син ул тавыгыңны!
Айбикә. Куркудан сине кереп куркыттым бугай, кызым. Алтай, син монда калып тор. Без Аппак әбиең янына барып килик.
Турат белән Айбикә чыгып китәләр.
Алтай. Әйттем мин сиңа теләсә ни сөйләшергә ярамый дип. Куркыныч сүзләрне әйтергә ярамый. Үлемне телгә алырга ярамый.
Йолдыз. Юк, Алтай. Үлемне көтеп ятуы бик авыр. Шуңа әйтәм дә инде, кил, Үлем, алып кит мине, дим.
Алтай. Килсен иде ул, Үлем! Шушы кулларым белән үзенең җанын алыр идем!
Тын гына торалар.Бүлмәнең бер читендәге пәрдә арты якты булып китә.
Йолдыз. Алтай, мин куркам, ни ул?
Алтай. Кызык. Пәрдә артында кеше бар кебек. Ут чыбыгы янып ятмыймы анда?
Барып, пәрдәне ачып җибәрә. Пәрдә артында бөтен киеме сап-сары, башына төрле чәчәкләрдән такыяләр кигән искиткеч чибәр кызны күреп, куркып, артка егылып китә. Йолдыз чырылдап кычкырып, юрган астына кереп кача.
Алтай. Кем син?
Үлем. Мин – Үлем.
Алтай (Тагын да гаҗәпсенеп). Нинди Үлем? Нишлисең син монда?
Үлем. Үлем мин.
Алтай. Нинди Үлем? Каян кердең монда?
Үлем. Үлемне чакырдыгыз бит. Мин килдем.
Йолдыз юрганы астыннан качып кына карый.
Йолдыз. Карактыр ул! Алтай, карале, берәр нәрсәне алмаганмы? Тәрәзәдән кергәндер?
Алтай тәрәзәләрне барып карый, кызга күз ташлап.
Алтай. Тәрәзәләр ябык, аннан кермәгән. Юк, моның бит кулында берние дә юк. Мондый матур карак буламыни? Нигә кердең монда, матур кыз?
Үлем. Әйтәм бит, мин – Үлем. Сез чакырганга килдем!
Йолдыз (Шөбһәләнеп). Башын юләргә салып тора. Юньле кеше сораусыз керәмени. Кулында әйбер юк димә син аның. Алтыннарны алгандыр, акчаларны! Кара, Алтай!
Алтай. Матур кыз, ишеттеңме? Без синнән шикләнәбез!
Йолдыз. Нинди матур кыз ди ул!
Үлем. Мин исбатлый алам. Кер дә кара, матур егет! (Үлем ишарәләве буенча, Алтай пәрдә артына керә. Үлем, күлмәген салып, аның алдына ата. Алтай кыздан күзен ала алмый).