Читать Кит… Китмә!… - Рамис Латыпов

Кит… Китмә!…

На данной странице вы можете читать онлайн книгу "Кит… Китмә!…" автора Рамис Латыпов. Общий объем текста составляет эквивалент 50 бумажных страниц. Произведение многоплановое и затрагивает разнообразные темы, однако его жанры наиболее вероятно можно определить как мистика, любовь и отношения, пьесы и драматургия. Книга была добавлена в библиотеку 24.07.2025, и с этой даты любой желающий может удобно читать ее без регистрации. Наша читалка адаптирована под разные размеры экранов, поэтому текст будет одинаково хорошо смотреться и на маленьком дисплее телефона, и на огромном телевизоре.

Краткое описание

«Кит… Китмә!» – тормыш, мәхәббәт һәм үлем чигендә барган серле, тетрәндергеч һәм фәлсәфи драматик әсәр. Сәхнәдә – яшьләр, туйга әзерлек, гаилә көткән шатлык… Ләкин гап-гади көнне тетрәндергеч вакыйга өзә – геройларның арасына Үлем үзе килеп керә. Ул гади үлем түгел: хатын-кыз кыяфәтендә, җанлы, әмма салкын, матур, әмма кырыс. Мистика, фантастика һәм көнкүреш драмасы кушылып, әсәрне көтелмәгән борылышларга илтә. Йолдыз белән Алтайның мәхәббәте сынау аша үтә: кемне сайлар Йолдыз – тормышнымы, әллә мәңгелек тынлыкны? Үлемне җиңеп буламы, мәхәббәт бар нәрсәдән көчлерәкме? Тамашачы бу пьесада көлү белән елауның, яшәү белән үлемнең, яктылык белән караңгылыкның чиген күрәчәк. «Кит… Китмә!» – күңелләрне тетрәндерә, уйландыра, һәм йөрәк түренә үтеп керә торган әсәр.

Книга Кит… Китмә!… онлайн бесплатно


Трагикомедия

Ике пәрдәдә

Катнашалар:

Йолдыз

Алтай

Мәхәббәт – таякка таянган карт бабай, кып-кызылдан киенгән

Үлем – сап-сары киемдәге яшь һәм бик матур кыз, башында чәчәк такыялар

Сөен – Йолдызның дусты

Арслан – Сөенның ире

Айбикә – Йолдызның әнисе

Аппак – әби

Турат – Айбикәнең җизнәсе

Ясмин – Айбикәнең апасы

Йолдызның әтисе, Йолдызның әбисе, Йолдызның бабасы, әрвахлар

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Фатир. Йокы бүлмәсендә урын җәелгән. Анда бер кыз күзләрен йомып ята. Бу – Йолдыз.Йолдызның баш очында урындыкта Алтай утыра, Йолдызның чәчләреннән сыйпый, кулларын тотып тора. Йолдыз уянып китә.

Йолдыз (Тавышы хәлсез). Алтай, мин…

Алтай. Бар да әйбәт, иркәм! Хәерле көн! (Иелеп үбеп ала).

Йолдыз. Йокымсырап киткәнмен.

Алтай. (Үбеп ала). Син минем кадерлем, иреннәрең тәмле бал гына, йөзең алма кебек, ашап бетерәселәрем килә сине.

Йолдыз. (Иркәләнеп). Рәхмәт сиңа, кадерлем, барысы өчен дә.

Алтай. Мин сине яратам бит, иркәм! Зарыгып көтәм туй көннәрен!

Кызны тагын үпмәкче була, Йолдыз битен куллары белән каплый.

Йолдыз. Ю-ук… Мине ишетмисең дә. Мин сиңа әйттем бит инде ул хакта. Сөйләшмибез бүтән ул хакта. Бетте.

Алтай. Йолдыз, мин дә сиңа әйттем. Мин ир кешеме-юкмы? Мин – баш кеше гаиләдә. (Кыланып “батыр” рәвеше китереп күкрәк кага).

Йолдыз. Ә мин муен! (Караватта яткан килеш, үзенчә күкрәк каккан кебек хәрәкәт ясый). Муен кая борса, баш та шунда бара!

Алтай. Кая борасың муеным?

Йолдыз. Муеның була алмадым шул, башым.

Алтай (Кәефсезләнә башлый). Тагын башлыйсың инде. Табиблар алар үзләре дә белеп бетерми. Менә күр дә тор, терелеп китәрсең. Туеңа кадәр төзәлер дигән сүз тиккә генә чыкмагандыр инде.

Йолдыз. Мин башламасам да, син үзең дә бик яхшы белеп торасың. Мин үзем дә беләм. Мине менә бер генә әйбер борчый.

Алтай. Нәрсә ул, әйт, кадерлем?

Йолдыз. Синең күңелеңдә ямьсез, караватта яткан авыру булып каласым килми. Әгәр шушылай буласын белгән булсам, мин кышын ук синең күз алдыңнан югалган булыр идем. Миңа шулай итәргә кирәк тә булган. Бер кеше дә күрми торган якка китәргә дә “Сау бул!” дип хат язарга кирәк булган. Вакыт узгач, табар идең әле үзеңә тиң ярны.

Алтай. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми!

Йолдыз. Онытырсың, Алтай. Онытмасаң да, хисләр вакыт үткәч сүрелә ул…

Алтай (Ничек ярарга белми сабырсызланып). Йолдызым, күз нурым. Без бит моңарчы гел килешеп, бер-беребезнең сүзен тыңлап яшәдек. Әйдә, бу юлы да килешик. Син бит үзең миңа былтыр вәгъдә бирдең. Бүтән вакытны күчермим, кияүгә чыгам дидең. Гел бергә булырбыз, гел бер беребезне яратышырбыз дип вәгъдәләр бирештек. Яңгырдан качып шомырт астына кереп киткәч, хәтерлисеңме? Сүзеңдә торырга кирәк. Аннары…


Читайте также
Хотите увидеть, как проза и поэзия сплетаются в единую мелодию, где каждая строка, как солнечный блик в янтаре, хранит тепло и глубину авторского слов...
О чём мы мечтаем, когда закрываем глаза? Какие мысли приходят к нам в тишине?Сборник «За горизонтами мечты» – яркий калейдоскоп прозы и поэзии, где сл...
Вы человек! вы считаете себя обычным человеком, вы живёте обычной жизнью, ходите на работу, с работы домой, у вас есть друзья, жена, ребёнок, или прос...
Мой юный друг посвятил меня в свою историю: хотите, верьте, хотите, нет, но около нас живут колдуны, волшебницы и ведьмы. Кто-то добрый, кто-то злой.
Он не был святым – он был вором. Но кто дал право закапывать людей заживо?Весна принесла не только паводки, но и месть. Китай, конокрад с тяжёлым прош...
Рәмис Латыйповның «Мәңгелек аулак өй» хикәясе укучыны XVIII гасырдагы борынгы татар авылы мохитенә алып керә. Тышта – кышкы салкын, тар сукмаклардан а...
«Салдат мәхәббәте» – хисләргә бай, тирән символикалы повесть. Бу – ике яшь атның мәхәббәте аша сугыш елларындагы татар авылы, үсмерләр дөньясы, үлемсе...
Трое деревенских мальчишек отправляются искать нефть, вооружившись старой картой, фантазией и неиссякаемой верой в то, что нефть решит все их проблемы...
В одном тюльпане – судьба народа. Алчәчәк – это отражение татарской жизни. Этот рассказ воспитывает не только любовь к природе, но и ответственное отн...
Что, если Смерть – прекрасная девушка, а Любовь – мудрый старик с посохом? И однажды они оба окажутся в твоём доме? В трагикомедии «По ту сторону любв...
Кыш. Россиядәге бер шәһәргә урман уртасыннан барган электропоезд туктап кала… Башка берни дә булмаган, әмма шушы хәл пассажирларны бөтенләй башка якта...
В одном из самых загадочных и суровых районов Бататыстана начинается путь молодого человека к вершинам власти – но цена этой дороги слишком высока. За...