Йолдыз. Мин аңладым, Алтай. Рәхмәт сиңа, синнән башка беркем дә миңа бу сүзне әйтмәс иде. Курыкма, синең әйткәнеңне әнигә сиздермәм.
Алтай (Коты алынып). Мин бит алай димәдем, ни… Мин бит сине яратам.
Йолдыз. Мин дә сине яратам, Алтай!!! Шуңа да, яратуым хакына, өзелеп сорыйм шушы күкләрдән – Үлем, кайда йөрисең син?! Көтеп торма туй җиткәнен, мине дә, башкаларны да газаплама! Кил син, Үлем, алып кит мине үзең белән! Кил минем яныма, йөрмә адашып. Үлем, көтәм сине!
Алтай. Алай димә!
Күк күкри. Яшен яшьни. Икесе дә сискәнеп куялар.
Йолдыз. Ни булды?
Алтай. Әнә, ялгыш сөйләшсәң. Яшен сугып үтерер үзеңне!
Йолдыз. Суксын! Алып китсен мине!
Күк күкри, урамда машина сигнализацияләре эшли башлаган тавыш ишетелә, кешеләр тавышланыша.
Алтай. Нидер булган бугай.
Алтай тәрәзәгә үрелеп, урамны карамакчы була. Турат атылып керә. Күзе башы акайган.
Турат. Балдыз! Кайда син?
Алтай. Өйдә түгел ул.
Йолдыз. Нәрсә булды?
Турат. Анда ни! Карале! Авылдан сезгә дип биреп җибәрелгән әтәчне суйдым, ә ул башсыз килеш ишегалдында йөгереп китте! Акылдан шашам бугай мин!
Йолдаз. Ничек?
Алтай. Тынып бетмәгән булгандыр!
Турат. Ничек тынып бетмәсен, мин аның артыннан чабып та тота алмадым! Суелган әтәч иде бит инде ул! Чыгып карале! Карале! Ул бит башы киселгән килеш тик йөри. Исән әтәч кебек! Тик йөри! Күз алдыңа китереп кара! Юк, тукта, чыкма. Нигә сезгә кердем соң мин? Туктале.
Чыгып йөгерә, кире керә, тагын йөгереп чыгып китә, тагы керә.
Турат. Нәрсәгә кердем соң мин сезгә, шалтыратыгыз әле. Чакырт әле ветеринарны.
Айбикә. Нигә?
Турат. Әтәч нитте бит!
Йолдыз белән Алтай көлеп җибәрәләр. Аларга карап торып Турат тә көлә башлый. Башын тотып, урындыкка утыра.
Турат. Уф, аякларымның җегәре бетте. Сез мине тилегә саныйсыздыр инде. Чынлап. Суелган әтәч, тере кебек йөри. Сеңелем авылдан биреп җибәргән иде. Әтәч түгел, Кощей Бессмертный булып чыкты бугай.
Көлешәләр. Айбикә йөгереп килеп керә.
Айбикә. Уф, үләм. Җизни, әйдә чык әле! Сине эзләп кердем!
Турат. Ни булды?
Айбикә. Шакатырлык хәл. Ни… Уф! Аппак әби юган вакытта торып утырган.
Бөтенесе бергә. Ничек?!!!
Айбикә (Куркып). Белмим. Анда бөтен хатын-кыз чыр-чу килеп чабышып чыгып чаптылар, ничек берсенә дә йөрәк өянәге булмаган. Аппак әби урамга чыкты, нигә мине мондый чүпрәкләргә төрдегез дип ачулана. Янына барырга куркалар, синең туган апаң бит, бар әле янына!