Алчәчәкнең бер ягындагы Кындырак, күккә ашардай булып үрелеп, барысын да узып китте. Дегет чәчәге, Алчәчәк, Канәферләргә яктылыкны каплый да башлады.
– Син үзеңне генә уйлама, Кындырак, без дә бар, – ди Меңьяфрак.
– Син дә зур булып үс, – дип кенә җавап бирә аларга Кындырак.
Меңьяфракның Кындырак белән этләшер көче юк иде, шуңа күрә ул тармакланган яфракларын Бака Яфрагы өстенә сузды. Бичара Бака Яфрагы инде күренми дә, ул өч яфрактан артыкны чыгара да алмады. Монда барысы да озын буйлылар, үреләләр генә өскә! Алабута да шытты шытуын, әмма ул шулкадәр нәзек иде – тамырына урын да юк мескеннең. Әрсезлеге белән генә түзә әле дә.
Җиләк тә үзенә якты сорады.
– Миңа бит кояш булмаса, тәмле җиләкләрем дә булмас, – диде ул.
– Үлән арасында җиләкләр эрерәк кенә була ул, – дип көлделәр генә калганнар.
– Миңа урын бирегез! – дип тавышланды Җиләк.
– Синең урының монда түгел, әнә тау битенә мен, монда зур үләннәр! – диде аңа Болын Борчагы.
Җиләк сорауның файдасы юк икәнлеген үзе дә аңлый иде. Болын Борчагы җай тапты – Кындыракка чорналып, югары үрмәли башлады.
– Төш минем өстән! – диде аңа башта Кындарак, аннары, җиңә алмасын белгәч, тагын да югарырак үрмәләде. Болын Борчагы да аның артыннан сузылды.
Кындырак ул каты җеп кебек шул, сабагы нык. Кипкәч тә саламга әйләнеп, әтәч кикриге кебек чәчәген болгап утыра.
Шунда ук Мәтрүшкәләр дә төртеп чыккан. Ул берүзе берьюлы әллә никадәр сабак җибәрде – берсен-берсе яклап утыралар үзләре бер күч булып – якын киләм димә.
Мәтрүшкә Алчәчәккә үзенең аяныч язмышын сөйләде.
Мәтрүшкә зары
Сары мәтрүшкә болында сап-сары кояш аттыра торган бер матур чәчәк. Гадәти мәтрүшкәгә бернинди туганлыгы юк аның. Икесе ике гаиләдән. Мәтрүшкәсе – иренчәчәклекләр гаиләсеннән, сукыр кычыткан туганы, алар бик күп дөньяда, җиде меңләп. Сары мәтрүшкә – ярабайчалар, мәтрүшкәләр гаиләсеннән, бу гаиләдәгеләр бик аз дөньяда, биш йөзләп кенә. Әмма кеше икесен дә бер исем белән атаган шул. Берсе – чәй, анысын күпме эчсәң дә ярый, ә берсе дару, чамасын гына белеп эчәсе. Мәтрүшкәләрнең шундый хасияте булгач, кеше күрсәләр, куркып торалар – йолкып алмагайлары… Алалар да шул. Йолкып алалар да, кышкы озын кичләрдә сагышланып сорау да ала кешеләр алардан. Нигә Мәтрүшкә шундый сагышлы диләр. Ни әйтә алсын инде үлгән Мәтрүшкә? "Туган җирегездән өзелсәгез, безнең кебек кибәрсез", ди генә ала. Кеше шуларга карый да, әйе, туган җирдән өзелсәң, үләсең дип уйлый бугай. Әйтерсең лә Мәтрүшкә белгәнне генә белмиләр!