Әрләннең бүгенге сәяхәте уңышлы башланды. Кардан әрчелгән җирләрдә шактый орлыклар тапты. Аннары да актарынып йөргәндә бик тә үзенчәлекле тәмле ис сизде. Тырнаклары белән актарды да моңа кадәр бу якларда булмаган зур орлыкмы, тамырмы табып алды. Исеннән үк сизелеп тора – бу бик тәмле һәм туклыклыга охшаган. Әле шуның янында үзенә таныш үсемлекләрнең дә орлыклары күп булып чыкты. Әмма Әрлән аларны ашарга ашыкмады. Бүгенгә җиткән – иртәгесе көнне дә уйларга кирәк. Шуңа да авызына кергән орлыкларны йотмады, авыз эченә җыеп куйды. Менә шул чакта аңына килде дә инде Алчәчәк…
Бичара чәчәкләр, әлегә исән калганлыкларын аңласалар да, гомерләре белән хушлаштылар – хәзер ашалмыйча, аннары ашалдың ни, барыбер бер әҗәл…
– Хушыгыз, дуслар! Хушыгыз! Якты болынны бүтән күрергә язмагандыр инде!
Ә Әрлән, җитәрлек азык тапканына сөенеп, үзенең өне ягына таба йөгерде. Әмма комсызланып, кардан әрчелгән тагын бер урынга тукталасы итте. Менә-менә, монда Эт Сүсәне орлыклары качып калган икән, менә-менә…
Шуларга алданып, әрәмә ягындагы кычыткан сабаклары арасыннан посып килгән Төлкене бик соң күреп алды. Күргәч чын көченә йөгереп карады, әмма өлгермәде – җирән явыз, ике сикерүдә янына килеп җитеп, үткен тешләре белән шартлатып сыртыннан каптырып алды. Әрләннең сыны катып авызы ачылды, кич ашармын дип җыйган орлыклары язгы кояшта җебегән җиргә коелды…
Төлке исә ялт-йолт кына як-ягына каранды да, кире кычытканнар арасына йөгерде.
Чәчәкләр укмашкан килеш җиргә коелышты:
– Без исән!
– Котылдык!
Әле генә үләбез дип уйлаган үләннәр котылдык дип чиксез сөенде. Салкын туфрак та бик якын тоелды аларга Әрлән төрмәсеннән соң.
Канәфер хәвефле тавышы белән барысының да кәефен алды.
– Тагын берәр тычкан-фәлән килсә, бетте баш! Без кояш күзендә ятабыз, берәрсе күрсә, тагы элә дә китә инде.
Әле генә шатланышкан чәчәкләр пошаманга төште:
– Бәлки күрмәс әле…
– Аны Төлке ашады бит инде…
Шул рәвешчә бер-берсен юатырга тырыштылар. Әмма Канәфернең сүзе бетәмени:
–
Җир йөзендә тычкан-фәләннәр бетәрме?.. Әрләне үлсә, башкалары килүе бар. Бу юлы инде сакларга алып калмас, авызына алуга корсагына озатыр.
Котылу шатлыгын ямьсезләгән өчен Канәферне бераз орышып алдылар. Әмма белә иде чәчәкләр аның хаклы икәнен. Орлыкларга туфрак астына кереп качарга кирәк. Мондый көннәрдә җир өстендә исән калу икеле. Көннәре ышанычлы түгел. Көндез җылыта, төнлә катыра – я кояш яндыра, я боз харап итәчәк, кар сулары белән агып китүең дә бар. Гасырлар буе килгән картлар акылы шулай ди. Туфрак астында качып ятудан да ышанычлысы юк.