Алар китте, ә чәчәкләр шат калды. Әле генә кояш күзе астында яткан орлыклар барысы да туфрак юрганы астына кереп китте.
– Кемнәр исән? – дип белештеләр. Кемнәр генә юк иде монда! Меңьяфрак, Болын борчагы, Сары Мәтрүшкә, Тукранбаш, Болын бөтнеге, Кузгалак. Чыпчыкныкы да, чыны да. Юа да бар иде әле. Әнис! Җиләк!
– Без исән! Без бергә! – дип куанышты чәчәк орлыклары.
Һиндыба юк иде.
– Ул кая китте икән? – дип сорады Кындырак, борчылып.
Калганнар дәшмәде.
– Без дә монда әле, туганнар, – диде кемдер. Бака яфрагы белән Алабута икән алары.
– Сез ничек монда килеп эләктең? – диде Алчәчәк.
– Читеккә ияреп!
Алабута белән Бака яфрагына бүтән сүз әйтүче булмады. Болын чәчәкләре генә түгел, болар үзләре дә киләчәктә бу болында яши алмаячакларын чамалый иде. Аларның урыны түгел шул ул! Әмма әгәр дә кемнедер каядыр язмыш китереп ташлаган икән, аның да яңа урында яшәр өчен көрәшергә хакы бар.
Калганнар шуңа да сүз әйтмәде. Яшәсен! Алар дөньясында бөтен Чәчәккә дә урын җитә. Яшәр көчең булса, һәркемгә дә урын бар.
Алар киң күңелле чәчәкләр.
Күк күкрәде.
Күкне ярты ягын кара болыт каплаган иде. Язгы әче җил җир өстен киптерер, җиргә болытларны куар, табигатьне ничек тә тизрәк чистартыр өчен тырыша иде.
Малай белән ир әрәмәлектән чыкты. Алар озын-озын шома агачлар күтәргән иде. Китешли малай үзе уйнаган урынга туктады. Ул нәрсәнедер эзли иде бугай.
– Алчәчәк, ул сине эзли! – диде чәчәкләр.
Алчәчәк горурланып китте. Чыннан да шулай булгандыр. Ир дә улы караган урынга күз ташлады. Әмма кара туфракта нәрсәнедер күрерлек түгел инде.
Тагын күк күкрәде. Малай белән ир күккә карадылар. Алар шат иде – яңгыр килә.
Кешеләр китеп барды.
Бераздан җиргә вак салкын тамчылар коелды.
Никтер ләйсәнне бик җылы, матур яңгыр итеп сурәтлиләр. Ә язның беренче яңгыры салкын, пычрак һәм бик ямьсез була чынлыкта. Әмма кеше өчен генә шулай. Ә чәчәкләр өчен бернинди яңгыр да начар була алмый. Тукландыра, яшәтә торган кадерле суда бит инде тормышның нигезе!
***
Сез үсемлекләр үзара сөйләшә алмый дип уйлыйсызмы? Алалар, ничек кенә әле! Әгәр сөйләшә алмасалар, ничек шулай үзара яраша, яфракларын дөрес һәм төз итеп суза, бер-берсе белән килешеп яши ала дип уйлыйсыз! Урамда ике кеше дә бер-берсенә бәрелмичә китә алмый кайчак, ә үсемлекләр дөньясы бөтен Җир шарында килешеп, сөйләшеп һәм дуслашып яши ала.