– Кайда йөрисең инде, тагын бушка эшлисең килә мени? – дип каршылады аны әнисе, – Әйдә, тизрәк. Безнекеләр, әнә, эшкә дә тотынган инде.
Тәнзилә дәшми-тынмый гына әнисенә иярде. Аның эшлисе түгел, ә ашыйсы килә иде. Тик нишлисең… Кичкә кадәр түзәргә кирәк инде. Үч иткәндәй, көне дә озын әле аның.
2
Авыл белән идарә итүче өч кеше бар. Колхоз рәисе, читауат һәм бригадир. Читауат ул кергән-чыккан акчаларны чутлап кәнсәләрдә утыра. Рәис эрерәк мәсьәләләр буенча эшли һәм кешеләр арасында бик еш булмый. Халык белән иңгә-иң эшләүче кеше – бригадир. Качкының бригадиры – Барый Васил улы Борханов, Герман сугышында аягын имгәтеп кайткан илле яшьләр тирәсендәге ир. Халык аны үз артында Барбос дип йөртә. Ул таң тишеге белән авылның бер очында пәйда була да капка саен туктап сүгенергә тотына:
– Эт ялкаулары! Кояш әллә кайчан калыкты бит инде, ә сез әле иртәнге ашны да ашамагансыз. Нәрсә, коммунизм килгәнен көтеп ятасыз мени, аңгыра сарыклар? Үзе генә килми ул, аны яулап алалар. Җыен беткән баш. Нигә кичә башлаган эшегезне бетереп кайтмадыгыз? Атаң башы дип кайтып киттегез мени кояш та батмас борын? Бүген төшкә кадәр эшләп бетерегез. Үзем барып тикшерәм. Төшкә кадәр бетмәсә, начар эшләнгән булса, труддин дә юк сезгә, икмәк тә юк. Эшләмисез икән, ашамыйсыз. Ятыгыз, әнә, кәҗә тәкәгезнең фәлән нәрсәсен суырып. Аңладыгызмы? Бүген дә кичәге эшегезгә чыгасыз. Ярты сәгатьтән шунда булмыйсыз икән, кичәге труддинегезне сызып ташлыйм, анагызны сатыйм нәрсәләр.
Шуннан ул икенче йортка күчә. Кереп ишекләрен дөбердәтә, үзе кычкыра:
– Нәрсә, көпә-көндез ишек элеп утырасыз? Төрмәдәге кебек. Төрмәне сагынсагыз, хәзер чакыртам кирәкле кешеләрен. Фәлән нәрсәгездән сөйрәп алып китәрләр. Ачыгыз ишегегезне! Кем бара бүген сезнең өчен колхоз эшенә? Кара син аны, киенмәгәннәр дә бит алар, ялкау тәреләр. Дөньяның бөтен ялкауларын җыеп, урман эчендәге Үләт базына илтеп ташлыйсы гына калды хәзер. Эшкә чыга беләсезме сез, эт җаннар? Или сезнең өчен аксак аягым белән мин селкенеп йөримме? Тиз генә басуга менегез. Чүп утарга кирәк. Чүпнең иң уңган җирен сезнең өчен калдырдым, тәмуг кисәүләре. Бүген кичкә эшләп чыксагыз икеләтә труддин язам, булдыра алмасагыз – дүртләтә кисәм. Күтегезне кулыгызга тотыгыз да тиз генә басуга элдертегез. Бер аягыгыз монда, икенчесе тегендә булсын.