– Нәкъ менә шулар өчен әсәрнең дәвамын язарга иде.
Г. Т. Казан бит, ахры, һаман кайныйбыз… Бушап булмый… Вакытым аз.
– Күп эшләгән кешегә вакыт табыла ул.
Г. Т. Әле минем авырудан башка эшем юк… Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын әле.
– Сезнең бер мәкаләгездә «Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!» дигән чакыру бар. Үзегез яхшы беләсез, каләм уйнату өчен әүвәл мәйдан кирәк. Алшарт мәгънәсе салынган көндәлек матбугат мәйданы. Гомумән, әдәбиятның барлык жанрлары буенча табигый үсешен газета-журналлар эшчәнлегеннән башка күзаллап булмыйдыр. Әгәр 1905–1907 елгы инкыйлабтан соң 30 дан артык матбугат басмасы барлыкка килгән икән, алар сүз сәнгатенең яңа күтәрелешен тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткән бит. Шулай түгелме?
Г. Т. Дөрест… Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик… Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич дөньяда… Газета – тиңдәшсез нәрсә… Сүзләре дә энҗе кебек тезелгән… Ул һәркемгә үз телендә төшендерер… Укыганнарга – тотынып бара торган җеп төсле… Журналның кәгазе – сезнең өчен көзге, алдыгызда яктыртылган чыраг ул. Алла мондый журналларның арттырсын санын.
– Байтак еллар төрле редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, әлеге сүзләрегездән рәхәтлек кичердем. Газета-журналларның асыл әһәмиятен үтемле итеп аңлаттыгыз. Күңелегезгә аеруча хуш килгән милли басмаларны атап үтмәссезме?
Г. Т. Газеталар күп… Мин һәммә ислам газеталарын җаным кадәр сөямен.
– Тәгаенрәк әйткәндә…
Г. Т. Өч җәридә99 шәп диләр: «Йолдыз» вә «Әл-ислах», «Вакыт»…
– Әйбәт газеталар саны өч кенә түгелдер.
Г. Т. Милләткә фикерләшергә ирек биргән «Фикер»…
– Ә «Тәрҗеман» газетасы?
Г. Т. Азат итте милләтне ул дәртсезлек һәм ялкаулыктан.
– Шөкер, безнең газета-журналларыбыз байтак. Аларның күпчелеге милләткә хезмәт күрсәтүне үзләренең беренчел бурычы итеп саный. Ә каләм уйнатканда, төрлесе килеп чыга. Көндәлек матбугат басмалары белән язышкан чакта аралар да бозылгалый, кайберләренең иҗтимагый тотрыксызлыкка бирелүе милләтпәрвәр әдипләрнең гайрәтен дә чигерә. Үзара мәдхияләр укышып кына гомум тәрәккыйгә ирешеп булмый. Менә сезнең аяусыз каләм очы да бик күп газета-журналларның горурлыгына тиеп үткән. Кыскасы, аларның бакчасына шактый таш атарга, бәгъзеләре белән хәтта низаглашырга өлгергәнсез. Һәрбер матбугат басмасы үзенчә иҗтиһат кыла. Сезнең каһкаһәле көлүегез күбрәккә китмәгәнме икән?