Мәрхүмнәргә кайтчы диеп әйтмә,
Юксынулар тирән булсада.
Вакыт үткәч үкенүләр белән,
Күңелләрең ашып тулсада.
Кая булдың бергә булган чакта,
Кайда булды синең уйларың.
Аерылуга әллә ышанмадың,
Яшәү мәңге диеп уйладың.
Кемгә кирәк синең чәчәкләрең,
Сусап ятса мәрхүм догага.
Нигә аны кире чакырырга,
Чәчәк әллә дога кыла ала.
Хөрмәт күрми китә бу дөньядан,
Догалар юк hаман мәрхүмгә.
Кешеләрнең кылган изгелеге
Дога булып кайтсын hәркемгә.
Китәрбездә шулай онытылырбыз,
Үзебездә шундый булганга.
Аллаh ярдәменә мохтаҗлар без…
Ярдәм итәр, дога кылганда.
Очрашулар дуслашулар була,
Бергә яшәп күрше булабыз.
Сайлап булмый туганнарны гына,
Гoмерлеккә туган булабыз.
Берсе ерак, берсе якынырак,
Яшәүләрдә төрле җирләрдә.
Искә төшә тормыш барышында,
Шатлык яки кайгы килгәндә.
Сәләм диеп, хәл белешеп алып,
Савап – гaмәл эшли аласың.
Гади генә булган сүзләрдән,
Үзең өчен мәгънә табасың.
Туганлыкның жебе шикелле,
Очрашулар – hәрбер күрешү.
Вакыт табу, гомер агышында,
Сәбәп көтми, сәләм бирешү.
Вакыт үтә, барысы үзгәрә,
Ә туганнар кала барыбер…
Нәсел җебе белән бәйләнгәннең,
Күпләренең hаман каны бер..
Ул җепләрнең бүген ныклыгы,
Алгы буыннарга таяныч.
Туганлаклар начар сакланса,
Безнең буын өчен аяныч…