Күңелгә өстәлә ышаныч,
Адымнар ясарга тагында.
Без барыйк, адашу ярамый,
Юнәлеш hәм өмет барында.
Барам мин, бер нигә карамый,
Курыкмыйм тукталып калудан.
Ни кирәк күңелгә тагыда,
Син дөрес юллардан барудан.
Очрашулар килә кинәт кенә,
Көтмәгәндә, эзләмәгәндә.
Ул язмышның була дәвамы,
Сөю белән чирләмәгәндә.
Алда була бергә үтәсе юл,
Башка төрле хисләр өстәлә.
Мәңге җәйләр бетмәс шикелле,
Тышта салкын җилләр иссәдә.
Язмышыңның бер мизгеле генә,
Күпме гoмер бергә үтсәдә.
Кояш көткән кебек иртәгәсен,
Бүген яңгыр коеп түксәдә.
Онтылганда вакыт үтүләре,
Кояш чыгып искә төшерә.
Хыяллары кунак була кайчак,
Килеп кереп төнлә төшеңә.
Башка юлдан барса хыялларың,
Язмыш аны бик тиз төзәтә.
Кырын эшләр өскә чыкмый калмый,
Кемдер аны барбер күзәтә.
Язмыш белән хыял арасында,
Кайчагында калам адашып.
Син барасы җиргә юллар ябык,
Алар тора кебек карашып.