– Биредә мин вакытлыча гына шул, булышырга чакырып алдылар. Иртәгә соңгыкөнем, аннан яңадан транспорт ротасына. Мин укчы ротада да, комендант взводында да булдым. Бездә ашау-эчүнең дә, киемнең дә рәте юк. Дежур торулар, нарядлар, йокысыз төннәр… Өстәвенә бер ерткыч җанвар эләкте. Аның янына барырга да куркам. Юнле атларны үтерә. Моны, каhәр төшкәнне, ут та, су да алмый. Котылыр идем…
– Нигә син аттан куркасың, ат бит ул ерткыч хайван түгел?
– Бу, беләсегез килсә, ерткычтан да кире. Алдыннан килсәң, колагын йомырып, иреннәрен җыерып каршы ала. Кулда әйбер булмаса, эләктереп алырга әзер. Арт ягыннан ничек тә якын килергә юк. Тибеп эчәгеңне агызганын көт тә тор.
– Андый атлар да була анысы, – дидем мин, үз белгәнемне әйтергә теләп, – тик син ат янына шикләнеп барма. Тешли икән, онытылмаслык итеп арт сабагына утырт. Тигр түгел, өстеңә ташланмас, тигрны да өйрәтәләр.
– Шулай да, ат яныннан ерагырак китәсе иде. Тик менә ротный гына: «Ничего, өйрәнерсең!»– дигән була. Мин үзем кайда да риза, ат янында гына булмасын.
– Сугышка кадәр кайда эшлeдең соң? – дидем мин аптырап.
– Финансист идем мин, банкта эшләдем. Атка, арбага утырган да юк иде. Каhәр суккан сугыш кушты. Әле дә атны кешеләргә карап кына җигәм. Атны җигәргә генә түгел, арбасын, сбруен да карый беләргә кирәк. Күзеңне ачтың исә – ат кайгысы. Төнен дә шул кайгы. Аны чистарт, ашат, эчер…
– Я, ярар, өшетә башлады, – диде Асовский, җилкәләрен җыерып, – керим әле, якташларга сәлам әйт!
Ул йөгереп өйгә кереп китте.
Мин атыма атландым да юлга чыктым. Кайтканда сержантның зарланулары тагын искә төште. Мин малай чакта, безнең дә усал бия бар иде. Абый белән икәү барып, дилбегә белән урап алып кына тота идек. Кулда әйбер булмаса өскә ташлана иде. Шулай, беркөнне, абый белән тотарга баргач, минем кулда әйбер юкны күрде дә, томырылып өстемә ташланды. Мин акырып чаба башладым. Куып җитте дә, башымдагы түбәтәемне тешләп алып китте. Ярый, бәхеткә, чәчем кыска иде. Шуннан соң, кулга таяк тотмыйча, ат тотарга бармый башладым.
Тула җирендә
Апрельның соңгы көннәре иде. Безгә бик тиз җыенып юлга чыгарга команда булды. Кайбер күрәзәлек итәргә яратучылар: “бу әле ялган тревога гына” – диеп ышандырырга тырышсалар да, без кире борылып лагерга кайтмадык. Батальон дивизия командасына килеп кушылды. Аннан ике-өч километрлар киткәч, юл аермасында, дивизия оркестыры янына басып, безне дивизия командиры И.А.Гарцев каршы алды. Без аның генерал дәрәҗәсен котлагандай, маршка басып, чын строевой адымнар белән уздык. Беренче көнне Сухиничи, икенче көнне Козельск бездән артта калдылар. Шулай да: башка фронтка күчәбезме, әллә тору урынын гына алыштырвбызмы, белүче юк. Козельсктән соң без Упа елгасы үзәнлекләре белән Одоев, Крапивна дигән эре торак пунктларын артта калдырдык. Менә өченче көн инде тарихи Тула өлкәсе җирләре белән барабыз. Тыныч елларда җыр, музыка, чәчәкләр белән үткәрелә торган 1-май бәйрәме көннәре дә юлда узып китте. Көннәр матур торганлыктан, юллар яхшы ук кипкәннәр. Ям яшел булып яшәреп киткән Упа болыннарында сары тузганак чәчәкләре күренә. Күл, елга буйларында матур булып песәйләнгән таллар чәчәк атып утыралар. Тыныч болын өстендә, бездән калмаска тырышып, тургайлар сайрыйлар. Без Вислогузов белән янәшә атлыйбыз. Безнең алда арба артыннан Утишев белән гармунчы Ларин баралар.