Кит… Китмә!… - страница 2

Шрифт
Интервал


Йолдыз (Үксеп елап җибәрә). Кадерлем! (Кулы белән егеткә чытырдатып ябыша). Нигә болай булып бетте соң бу?

Алтай. Иркәм, берни дә бетмәде. Гөрләтеп туй уздырырбыз!

Йолдыз. Ю-ук! (Үксеп елый).

Алтай. Ела, ела, күңелең бушансын! Юк кына димә! (Кызны кочаклап, чәчләреннән сыйпап юата). Бәлки бу безгә килгән шушындый сынаудыр. Чынлап яратамы икәнне тикшерергә дигән. Чынлап яраталар икәнне күкләрдә күрсәләр, болар гел бергә яшәсеннән дип озын гомер бирерләр. Син менә әйткән иде диярсең, туй көнендә үк син икенче кеше булачаксың. Инде кунаклар чакырылып беткән. (Сак кына кызны кочагыннан чыгара да торып баса).

Алтай. Менә кара, син һәм мин болай булачакбыз!

Утырган урынныннан тора, музыка ялгый һәм кулы белән булмаган “киленне” тоткан рәвешле итеп вальс хәрәкәтләре ясый. Йолдыз башта ятып карый. Аннары азактан яртылаш торып утыра.

Йолдыз. Миңа булыш әле.

Йолдыз яткан җиреннән торырга тырыша башлый. Алтай биюеннән бүленеп йөгереп килә.

Алтай. Тукта, тукта.

Йолдыз. Ә син ничек ятып торган кызга өйләнмәкче буласың? Берүзең генә биеп йөрмәкче буласыңмы?

Алтай. Сиңа ярамас, Йолдызым…

Йолдыз. Миңа ярамаса, сиңа да ярамас… (Тотынып, бик тырышып аягына баса). Ялга әле тагы бер тапкыр шул җырны.

Алтай аны сак кына кулына алып, бергә бии башлыйлар. Йолдыз бик тырышып хәрәкәтләнә, ләкин бер мизгелдә аякларының көче бетеп, егетнең кочагына егылып китә. Үксеп елап җибәрә.

Йолдыз. Ю-ук! Булмый! Булмый!!

Алтай (Тавышы калтырап чыга). Кадерлем, тереләсең син, туй күлмәге ул үзе көч биреп торачак. Кара әле, кара. (Кызны иңбашларыннан алып үзенә карата, күз яшьләрен сөртә). Менә бер елмаеп җибәр дә, барысы да бетәчәк. Бетәчәк, мин беләм шулай икәнен.

Йолдыз. Нигә шулай булып бетте соң бу? Кит син, Үлем, алма мине кочагыңа, мине сөйгәнемә калдыр!

Алтай. (Һавага йодрыгын болгап). Алай димим мин. Ишетәсеңме, Үлем? Алай батыр булгач, йөрмә арттан хәнҗәр белән кадап, каршыма килеп бас! Күрмәгәнеңне күрсәтер идем мин сиңа, әгәр килсәң яныма!

Урамда күк күкри. Кыз белән егет, аптырашып, бер-берсенә карашалар. Бүлмәдәге бер тәрәзәнең пәрдәсе янында утлар уйнап ала, болар икесе күрмиләр.

Алтай. Әллә күк күкри инде аяз көнне? (Тәрәзә янына барып карый). Болыт та күренми…

Йолдыз. Артыгын сөйләшергә ярамый, шуңадыр…

Алтай. Берәр йөк машинасыдыр. Йолдыз янына килеп утыра, акрын гына сөйләшеп, серләшүләрен дәвам итәләр.