Айбикә. Ни дип әйтергә дә белмим инде мин, Сөен. Сөенергәме миңа, көенергәме… Алтай белән дә сөйләшеп карадым, сүзен куймый. Йолдыз әле бер төрле, әле икенче төрле әйтә. Мин дә нидер таләп итә алмыйм. Ни генә әйтсәм дә, үкенечкә калыр төсле.
Сөен. Айбикә апа, кем белә, бәлки шул туй күлмәге сихәт алып килер әле? (Күлмәкне элеп куя да сокланып карап тора).
Айбикә. И-и, сеңелем, син бала-чага түгел бит инде. Акылым белән кабул итәргә тырышам аны югалтачагымны. (Тавышы калтырап чыга). Әллә нинди хәсрәтләр күргән кешеләр бар дип үземне юатырга тырышам да, аннан да зур хәсрәт була микән ул дип уйлыйм. Шулай язган икән, кая барасың. Төшемдә дә күргән идем, сөйләдем бит инде. Кулымнан каз бәбкәсен сап-сары төстәге карга алып китте. (Елый башлый. Сөен аның янына килеп басып, юатырга тырыша).
Сөен. Каргасы сары булган, кара түгел бит, сары төстә булгач, әйбәт булыр.
Айбикә. Хәзер ни булса да гаҗәпләнмим. Гаҗәпләнүдән уздык. Алтай инде бер аягы белән Үлем кочагында булган кызыма өйләнәм дигәч кенә гаҗәпләндем. Үлә бит инде ул, беләсең бит дип тә әйтеп карадым. Йолдызның күңелендә калыр, үкенеч булыр дип Алтай бик үгетләде, кызым да туй күлмәге киеп карыйсым килә дигәч, риза булмый кая барасың? Бердәнбер күз нурым бит ул минем! Шулай да барыбер гаҗәп миңа Алтайның болай йөрүе. Мин андый ук егеттер дип белми идем. Ошап бетми ул миңа, кызым яратканга гына кабул иттем мин аны.
Сөен. Ничек инде, Айбикә апа? Алар бит бер-берсен бик яраталар. Мин үзем әле дә көнләшәм алардан. Алар белән чагыштырганда мине Арслан бөтенләй яратмый. Гел талашып торабыз.
Айбикә (Идәндәге анализларга күзе төшеп, алырга үрелә). Сөен, сиңа әйтмим дигән идем, әйтергә туры килә инде…
Үзенең чыгуын сиздерү өчен тамак кырып, йокы бүлмәсеннән Алтай килеп чыга.
Алтай. Исәнмесез, Айбикә апа! Сәлам, Сөен!
Айбикә. Исәнме, энем.
Сөен (Көлә).Сәлам, кияү балакай! Син мондамыни әле.
Алтай. Сөен, гел көләсең инде син. (Күлмәкне күреп ала, барып карый.) Алдыңмы әллә? Бигрәк матур! Рәхмәт сиңа, Сөен!
Сөен(Күлмәкне алып, егеткә күрсәтмәс өчен арты белән борылып, икенче бүлмәгә чыгып китә). Сиңа карарга ярамый аны. Күлмәк кәләш өстендә булганда гына матур ул.
Алтай. Рәхмәт, Сөен. Матур… Чын дус син. Арслан кайда соң?
Сөен (Күлмәксез генә килеп керә). Мин күлмәк сайлаганнан арды, хәзер гомердә минем белән кибеткә бармас инде. Көтеп тора урамда, эшкә барасы бар аның.