Кит… Китмә!… - страница 3

Шрифт
Интервал


Алгы бүлмәгә ниндидер зур пакетлар күтәреп Айбикә кайтып керә, кулында кәгазьләр! Акрын гына атлап, йокы бүлмәсенең ишеген аз гына ачып карый. Кызының янында Алтай бар икәнен күргәч, ишек яныннан китә, урындыкка барып утыра да, тавышын ишеттермәскә тырышып, елап җибәрә.

Айбикә. Булмый, булмый! Бетте барысы да! Соңгы сүзне әйтеп кайтардылар бит, күп дигәндә бер атна гомере калгандыр, диделәр! Нинди каһәр төшкән чир булып чыкты соң бу! (Кулындагы кәгазьләрен идәнгә атып бәрә). Ничек күралмыйм мин бу кәгазьләрне! Кем генә караса да, сабыр булыгыз диләр. Нинди сабырлык! Каян гына килеп чыккан афәт булды соң. Элек яшь кешедә булмый иде мондый авыру, хәзер әнә, унсигез яшьлек балага да килә. Үлем Аппак әбигә туксан биштә килде, минем кызыма унсигездә. Иң авыры көтеп китергән Үлем икән. (Тагын ишек янына барып, кызын карый). Каян гына бу Алтай белән табыштылар да, каян гына туй ясыйбыз дип килештеләр соң. Туйдан соң үз кулларым белән бердәнбер куанычымны кабергә тыгып куясым килми дип башта ук риза булмаган идем, менә инде хәзер туйга кадәр яши алмый дип әйтеп кайтардылар.

Ишек шакып, бик куанган Сөен килеп керә. Аның кулында зур пакет.

Сөен. Айбикә апа!

Айбикә. Сөен, исәнме (Күз яшьләрен сөртә).

Сөен (Айбикәнең елаганын күргәч, уңайсызланып китә). Айбикә апа, вакытсыз кердем бугай, гафу итегез…

Айбикә. Ярар, Сөен, минем һәр көнем шундый инде хәзер. Әллә алдыңмы?

Сөен. Әйе, Айбикә апа. Көчкә сайладым. Телефоннан шалтыратып, Йолдызны да борчыйсы килми, бер генә шалтыраттым, сез дә эштәдер дип шалтыратмаска тырыштым. Миңа шундый-шундый ошады! Менә кара әле?

Сөен (Туй күлмәге тартып чыгарып, үзенә куеп күрсәтә). Менә кара! Анда тагын бер матуры бар иде. Шундый матур, шушының шикелле үк, тегелеше икенче төрле. Әмма анысының изүе ачык иде. Мин үзем шул ачыгын алмакчы идем, Йолдыз алма, диде. Кара матурмы?Йә, ничек?

Айбикә. Сөен, син беләсеңме, миңа нәрсә… (Үзен кулга алып). Бигрәкләр дә матур. Без яшь чактагы күлмәкләр бигрәк гади булган икән. Хәзерге әйбер бигрәк матур була шул.

Сөен. И-и, Айбикә апа, беләсең бит инде син мине. Бөтен кибетне аякка бастырдым. Ярый әле Йолдыз белән икебезнең размер бер, алайса мәңге сайлап бетерә алмас идем. Кибетчеләр туеп беттеләр. Әллә ничәсен киеп карадым. Тагын теге мин әйткәне дә ошады, тагын берсе бар иде матуры, анысының размеры туры килмәде, мин барыбер киеп карадым. Аннары шушы икесе арасында сайлап арып беттем. Арслан туеп бетте, икесен дә ал, ди. Кайтып китәм дип, урамга чыгып китте ахырдан.