Айбикә. Хәерлегә генә булсын иде инде сезнең болай йөрүләрегез.
Алтай (Алтайның сөйләгәнен Сөен бик кызыксынып, Айбикә киеренке рәвештә тыңлый). Без начар эш эшләмибез бит, Айбикә апа. Былтыр ук сүз куешкан идек инде. Сез борчылмагыз, мин әйттем бит, туйның бөтен чыгымнарын үзем күтәрәм. Сез барыгыз да кунак булып кына киләчәксез. Мин инде бөтенесе белән дә килештем. Алып баручы минем дус Илдус, музыкантлар, шоуменнар аның дуслары. Берәр бик танылган җырчыны да алып кайтабыз диде. Гади туй гына түгел, чын шоу ясыйбыз! Вак төякләрне генә сөйләшеп бетерәсе калды.
Сөен. Кайсы җырчыны алып кайтасыз?
Алтай. Анысы сюрприз.
Урамда машина сигнал бирә.Сөен чыгып китә. Айбикә белән Алтай калалар. Айбикә Алтайга бик сынап карый, Алтай үзен кая куярга белми. Икесе дә сүз башларга читенсенеп торалар. Алтай берничә тапкыр сүз башларга омтыла, авызын ачкач, кулларын йодрыклап, йодрыгына йөткереп куя. Аннары барыбер, кыюланып, сүз башлый.
Алтай. Айбикә апа, син ачуланма миңа. Мин син уйлаганча берни аңламаслык түгел. Барысын да аңлыйм. Мин генә беләм Йолдызның ничек туй турында, туй күлмәге кию турында хыялланганын. Ул булачак туебыз турында көннәр буе сөйләшә иде! Туй күлмәгенең нинди булачагын, нинди балдаклар булачагын, туйда кемнең кая утырачагына кадәр планлаштырган иде. Ул синнән читенсенә, мәшәкать, борчу, чыгым ясыйсы килми, шуңа күрә кирәк түгел дип әйтә. Айбикә апа, син каршы килмә инде.
Айбикә. И-и, энем. Нинди чыгым, нинди мәшәкать дисең инде син. Чыгымдамыни хикмәт. Әллә нинди юк әйберләр сөйлисең син. Аягына да басып тора алмаган бала туйда нишләр? Шуны уйлаганың бармы синең?
Алтай. Мин аны кулымда гына күтәреп йөртермен, Айбикә апа. Туй күлмәге кию аның балачактан килгән хыялы бит. Сез генә аны сүрелдермәгез, авыраеп китмәс.
Айбикә. Риза булмасам, мин Сөенны да кире борган булыр идем. Хәерле генә булып бетсен. Ни әйтергә дә белмим инде. (Елый башлый, елаганын күрсәтмәскә тырышып, аркасы белән борыла). Энем, мин сине күрүгә үк әйтергә тиеш булганмындыр ул сүзне. Менә. (Борылып, кәгазьләрен күрсәтә). Чит илдән килгән профессорга күрсәтәбез анализларын дип әйткән иде бит табибы, бәлки, чит илдә дәвалап булыр дигән иде. Син моны белергә тиеш. Йолдызга сиздермә, әмма аның күп дигәндә бер атна гомере калган. Ул туйга кадәр яши алмаячак.