Айбикә (Елаганын яшерергә тырышып, читкә карап сөйләшә). Бик матур булган шул, әллә чыннан да иң кыйбатын алдыңмы, Сөен.
Сөен. Арзан түгел инде. Килен нинди булса, күлмәге дә шундый ук! И-и, бәясен сорамагыз инде һаман. Яхшы әйбер арзан булмый инде ул. Менә кызым шундый матур булачак дип куанып тор син.
Айбикә. Кызын кияүгә бирү әни кеше өчен бик куанычлы түгел инде ул, сеңелем.
Сөен. И-и, кияүгә китү теге дөньяга китү түгел бит ул! (Ялгыш әйткәнен аңлап, куркынып кала).
Йолдыз, биегән җиреннән хәлсезләнеп китә дә, караватка утыра, куллары белән йөзен каплап елап җибәрә. Аны кочаклап алалар. Алтай килеп керә.
Алтай. Айбикә апа, минем әйтәсе сүзем бар иде. (Елашканнарына аптырап торгач). Ни булды?
Айбикә. Энем, син Йолдыз янында тор әле. Аннары сөйләшербез. Мин Аппак әби янына кереп чыгыйм.
Сөен белән Айбикә чыгып китәләр.
Алтай. Берәр сүз әйттеме әллә?
Йолдыз. Юк-юк…
Алтай. Ни соң алайса? О-о-о, син минем гүзәлем, син искиткеч матур! Кара нинди син....
Йолдыз. Кирәк кенә булмагандыр бу туй. Менә мин җиләк кебек кыз, мине караватым белән бергә чыгарасыңмы туйга?
Алтай. Юк-юк, алай түгел, син бит йөрисең…
Йолдыз. Алдама син мине дә, үзеңне дә! Мин йөри алырлык хәлдә түгел инде. Алдырырга кирәк түгел иде миңа бу күлмәкне. Киеп карадым, бар, кире илтеп бир.
Алтай. Юк, без бит инде сөйләштек.
Йолдыз. Юк, алып кит. Мин инде киеп карадым.
Алтай (Йолдызны күтәреп ала). Кая, мин сиңа булышыйм
Йолдыз (Йодрыклары белән Алтайга суккалый). Тимә миңа!
Алтай (Еларга җитешеп). Йолдызым, алай димә инде.
Йолдыз. Җитте, булды. Мин йөреп карадым. Басып торырлык хәлем юк.
Алтай. Мин сиңа шуны әйтмәкче идем, иркәм. Бер киңәшем бар иде.
Йолдыз. Ни әйтмәкче буласың, кадерлем?
Алтай. Йолдыз. Ни. Мин сине яратам. (Үбеп ала, кыз игътибар белән тыңлый). Мин сиңа киңәш итеп шуны әйтмәкче идем. Ни… Кыскасы, шул. Без туй көнен алгаракка күчерик!
Йолдыз (Әсәренеп). Кайчанга?
Алтай. Бу атнага!
Йолдыз. Рәхмәт… Рәхмәт, Алтай… (Тәрәзәгә карап, бу дөньядан китә). Якты дөнья, каласың бит! Китәм бит! Булмый, булмый, нишләсәң дә!
Алтай. Йолдыз, иркәм… Алайса, безнең тамаданың чит илгә китәсе бар икән, анда аңа бик яхшы эш тәкъдим иткәннәр…
Йолдыз (Бүлдереп). Тукта. Дәшмә… Мин аңладым барысын да. Димәк минем бер атна да гомерем калмаган?
Алтай. Йолдыз, син нәрсә әйтәсең, мин бит алай димәдем!