Чәчәк: яңа кимәлгә күчеш - страница 7

Шрифт
Интервал


Инде хәзер мондый күңелсез хатирәләргә бирелә торган заман түгел. Җәй җитә! Туфрак җылына, орлыклар бүртә. Былтыргы җәйдә, көзен, кышын, язда үлеп, череп, киселеп, ашалып, кибеп, бүртеп, агып китеп харап булган кардәшләр турында уйлар вакыт түгел. Яшәр чак.

– Яшәячәкбез әле болай булгач! – ди Алчәчәк.

– Яшәп булмас инде, бетәрбез, – дип мыгырданды Арчан. Алчәчәк дерт итеп китте.

Сүзнең көче бар. Нәрсә дип әйтәсең, ул тормышка аша. Нинди уйлар белән яшәсәң, шул тормышка аша. Бетәм дип яшәргә ярамый. Бетәм дип яшәгәннәр бетүгә таба йөз тота да, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә дип тилмерә башлый. Бетәм дип яшәгәч, тормышның мәгънәсе нидә булсын? Менә Арчан да бетәргә йөз тоткан ахыры.

– Алай әйтергә ярамый! – диде Алчәчәк.

– Нигә?

– Нәрсә әйтсәң, шул булачак. Андый төшенке уйлар белән яшәргә ярамый…

– Күтәренке уй булмагач, нишлисең инде? – ди Арчан.

Төшенке уйлылардан ерак торырга тырышырга кирәк. Тәнкыйди карашта булу файдалыдыр анысы, әмма гел-гелән төшенке уйларда яшәгәннәр янында булсаң, алар тормышыңны агулый, артка өстери. Шуңа да Алчәчәк тә икенче якка – якты уйлар белән яшәгән чәчәкләр тарафына борылды. Яшисе килмәгәннәргә дә ирек бирергә кирәк. Яшисе килмәгән яшәмәсен. Аның яшәмәскә хакы бар. Ни дисәң дә, гомер һәр җан иясенә бушлай бирелә, яшәү-яшәмәү аның үз ирке. Берәүгә дә яшә дип ялынырга берәүнең дә хакы юк. Җирдә бит юкка чыккан үсемлекләр дә бар… Алар юкка чыккан, ә табигать барыбер яши. Арчан юкка чыкса да яшәр ул…

Туфрак астындагы тамырларга җан керә. Бернинди җан әсәре булмаган, корган чыбык, җеп сыман гына булган тамырлар уяна, алардан вак-вак җепселләр бәреп чыга. Суга һәм җылыга туенган орлыклар, кыш буе үз куеннарына яшереп тоткан тамырчыкларын туфракка батыра, җир өстенә сабакларын суза.

Җир өстенә шытып чыккан төрле-төрле Чәчәкләр бер-берсен сәламли:

– Исәнме сез?!

– Без исән!

– Әйе, әле кайчан гына шушында тычкан авызында үлә язып яткан идек бит, – дип куаналар.

Яз яңгырлы һәм җылы килде. Чәчәкләр берсен-берсе узышка үсә башладылар.

Һәр фасылның гына түгел, җәйнең һәр чорының да үз төсләре бар. Алар чиратлашып яна. Башта сап-сары төскә керә болын.

Үги ана яфраклары чәчәк ата. Аннары ап-ак була. Алмагач-Чия, Шомыртлар. Аннары тагы сары – Тузганаклар чәчәк ата. Аннары миләүшә төсенә керә болын. Каты башлы Болын күкбашы – Төймәбашлар, Кырлыганнар, Билчән, Карабаш – Божан чәчәге, Кыңгырау чәчәк, Тукранбашлар, Әрекмәннәр, Саз нәдербашы, Йонлач кырлыган, Арыслан койрыгы – барысы да миләүшә төсендә. Һәр елны шулай.