Алтай (Шаккатып кала). Айбикә апа… Ник без бит
Айбикә Кит! Бераздан сөйләшеп бетерербез. Тынычланыйм.
Алтай. Айбикә апа, Айбикә апа, без бит туйны күчерә алабыз…
Айбикә. Кит!
(Алтай чыгып китә. Сөен керә)
Айбикә. Сине киткән дип торам, сеңелем.
Сөен. Юк, мин Арсланны җибәрдем. Алтайны ачуланып чыгармагансыздыр бит? (Тыңлап та тормыйча, дәвам итә). Күлмәкне кидереп карыйсы иде бит Йолдызга.
Йолдыз янына керәләр. Кыз, аларны күреп, торырга тырыша башлый. Айбикә аңа торырга булыша.
Йолдыз (Ялкынланып). Алдыңмы, Сөен! Күрсәт тизрәк!
Сөен. Ә-ә, кәләш, сабырлыгың беттеме? Менә! (Күлмәкне күрсәтә).
Йолдыз. Нәкъ мин хыялланган! Каян белеп алдың? (Күлмәкне тотып карый).
Сөен. И-и, кызый, сиңа нинди күлмәк кирәген инде мин балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле беләм бит. (Көлешәләр). Синең инде сөйләгәннәреңне мин яттан беләм.
Йолдыз. Кыйбатмы? Ничә сум, чынлап? Нигә шулкадәр матур күлмәк булган бу?
Сөен. Кияү бүләгенең бәясен сорамыйлар инде. Кияү түли акчасын. Иң кыйбатлысы!
Йолдыз. Минем киеп карыйсым килә! Хәзер үк! Мин бу күлмәкне кимичә түзә алмыйм хәзер!
Күлмәкне алып, Сөен булышлыгы белән икенче бүлмәгә чыгып китә.
Айбикә (Тәрәзәдән кемнедер үрелеп карый). Аппак әби дә китеп барган кичә сырхауханәдә… Балалары да булмагач, бигрәкләр дә читен инде… Йөз яшеңә җитеп, үлгәндә авызыңа су тидереп торучы булмасын әле. Балам болай булмаса, үзем генә караган булыр идем дә, менә бит, ялгызы китеп тә барган. Кызың күп булса, бер атна тора дигән сүзләре белән ничек яшәргә кирәк? Димәк, бер атна, күп дигәндә. Туйны нишләтергә? (Кулын белән башын кысып торганнан соң). Юк. Түзәргә кирәк. Йолдыз күрмәсен. Нык булырга кирәк.
Сөенга тотынып, туй күлмәгеннән Йолдыз килеп чыга.
Айбикә (Сокланып). Ай, кызым! Бигрәк матур булган бу!
Йолдыз. Мин матурмы, күлмәкме?
Сөен, Айбикә (Бергә). Син! (Көлешәләр).
Сөен. Бергә әйттек, куанычыбыз уртак булсын, Айбикә апа! Икебез дә оста инде – син матур кыз үстергәнсең, мин матур күлмәк алып кайттым.
Йолдыз. Миңа шундый-шундый ошады! Нәкъ мин ошаткан күлмәк булган бу! Үзем алсам да, бу кадәр килешкәне булмас иде.Менә мин шулай итеп биим!
Вальс көен көйләп әйләнергә тырыша башлый.
Йолдыз. Бүген минем иң бәхетле көнем! Бу көнне мин гомерем буе көттем! Мин бу туй күлмәген кию турында гомерем буена хыялландым! Бу көннән дә бәхетле көнем – туй көне генә булачак.